– Иии, кызым, бер бетсәң, бетәсең икән шул ул...
– Иии, кызым, бер бетсәң, бетәсең икән шул ул... Кайчан гына әле өчәр тапкыр менеп чабына идем бит!
...Чүмечтән коелган су тамчыларына мунча ташлары чыжлап җавап кайтара; түшәмгә, бөтерелеп, ап-ак пар болыты очып куна да тирә-якка тарала. Июнь уртасында икәү бергә әзерләгән каен себеркесен (миллек түгел инде бездә, себерке!) «тас»тагы суга манып алам, сак кына әнинең тәненә тидерәм. Чабам. Җилләтә-җилләтә чабам. Тагы суга манчып, себерке белән әнинең тәнен ышкыйм. Чабам. Әни ухылдап куя да, туктата:
– Булды, булды, кызым... Миңа хәзер шушы да җитә...
Яратабыз инде мунчаны. Йөз яшькә җитеп, вафат булган әбекәй дә соңгы көннәрендә: «Мунча керәсем килә», – дигәч, мамыктай җиңеләеп калган гәүдәсен кулга күтәреп барып юындырдык. Сызлануларыннан арынып, сабый бала кебек изрәп йоклады. Мунча – дәва. Үлем хастасыннан егылган кешенең дә чистарынып, чиста-саф тән һәм җан белән күккә ашарга теләве аңлашыла. Әмма дәрт булып та, дәрман булмаса, нишләргә?!
...Бәбидән терелергә мунча кирәк. Бәбинең үзенә дә мунча кирәк: кырык көннән соң аркасына чыккан «кутыр»ларны күкрәк сөте белән мунча гына юып төшерә. Мунча кереп үскән бала таза булыр, дия иде әбекәй...
Туганнан алып үлгәнчегә кадәр кешене мунча озата барган. Русныкы да, төрекнеке дә, финныкы да түгел, үзебезнең татар мунчасы яшәсен! Сыра-хәмерле сауна-солярийлар басып алган дөньяда күңелем әнә шул чисталыкка омтыла.
– Иии, кызым, кул-аягың исән-сау чакта мунчадан баш тартма...
...Чүмечтән коелган су тамчыларына мунча ташлары чыжлап җавап кайтара; түшәмгә, бөтерелеп, ап-ак пар болыты очып куна да тирә-якка тарала. Тын юлларын өтеп алырлык кайнар һавада мәтрүшкәле-әремле себерке исе эленеп калган. Салкын яңгырлы август кичендә мунча керәбез. Әни белән.
Дөньяда иң рәхәт мунча – әни белән кергәне...
Комментарий юк