Логотип
Блоги

Дөнья – куласа...

Мин дә ике малай анасы бит! Киләчәктә бер генә дә түгел, ике хатын-кыз мине шулкадәр күралмасын өчен мең борчу-мәшәкать белән үстерәммени мин аларны?!

 
 Мин дә ике малай анасы бит! Киләчәктә бер генә дә түгел, ике хатын-кыз мине шулкадәр күралмасын өчен мең борчу-мәшәкать белән үстерәммени мин аларны?! 

Үз уйларыма бирелеп бара идем, янәшәмдә утырган ханымның кинәт кычкырып сөйләшә башлавына «уянып» киттем. Телефоннан шалтырата икән.
– Әни-и – ди, – нигә син телефоныңны гел үзең белән йөртмисең? Шалтыратам, шалтыратам, алмыйсың! Куркып беттем! Нәрсә булды соң, дип... Булмады берни дә! Син телефонны алмый, дип, бөтен кешене аякка бастырып бетердем бит менә. Телефонны үзеңнән калдырма инде, әни! Ишетсен колагың, яме!
«Менә бит, әнисе өчен ничек хафалана! Кыз бала, ни әйтсәң дә, кыз бала...» – дип уйлаплар гына бетергән идем, ханым шул арада тагын кемгәдер шалтыратты бит.
– Борчылып торма, – ди, – алды «теге» телефонны! Икенче юлы шул «бестолковый»га бала калдырсаммы!
Әле генә сөенепләр бара идем – кинәт өстемә салкын су койгандай булды. Ах, менә нәрсәдә икән хикмәт! Кайнанасына бала калдырып киткән икән бит бу хатын! 
Махсус тыңламасам да, һәрбер сүзе колакка керә башлады хәзер – кайнанасыннан зарланып иренә дә шалтыратып алды әле ул. Ярый ире (рәхмәт төшкере!) әнисен яклады: «Без бит әле аннан яңа чыгып киттек, шул арада ни дип шалтыраттың соң?» – дип әйтте, ахры. Ире катырак торгачмы, ханым да бераз тынычлана төште, әмма барыбер азаккача үзенекен сөйләде: «Баланы башка аңа калдырырга ярамый!» – дип, әле тагын берничә кат кабатлады. 
Калдырмасаң соң! Әллә ялынабызмы? Үзем эчемнән генә аның белән әйткәләшәм, ә үземнең күзләргә яшь тула. Мин дә ике егет әнисе бит, үсеп-буй җитеп киләләр.
Беләм инде мин хәзер сезнең нәрсә әйтәсегезне... 
– Үзең әйбәт булсаң, киленнәрең дә әйбәт булыр, – диячәксез инде сез. Әмма хикмәт безнең яхшылыкка-яманлыкка гына бәйле түгелдер шул. Килен белән кайнана арасында, холык-фигыльгә өстәмә тагын табигый каршылык та, мөнәсәбәтләрнең башыннан ук, әле бер сәбәпсез үк уяна торган бер-берсен өнәмәү хисе дә ята бит әле ул. 
Шул өнәмәүгә тагын бер мисал менә. Бервакыт көндезге стационарда көндәлек процедураларны йөреп чыкканнан соң махсус бүлмәдә, йомшак диванда ял итеп утырабыз. Без биредә икәү генә: мин һәм яшь, чибәр бер кыз. Аякларын бөкләп, кәнәфи эченә чумган да, телефоннан (һаман шул телефон инде безнең бөтен тынычлыкны бозучы!) дус кызы белән сөйләшә ул. Кияүгә чыгу мәшәкатьләре белән йөри икән балакай. Булачак ире шулкадәр әйбәт (сүз саен Радик ди!), ә менә егетнең әнисе... «Туй күлмәген прокаттан гына алмыйсыңмы соң, кызым?» – дип әйтә миңа, – дип сөйли кызый телефонга, ярсып-ярсып, – Юк, син представляешь?» 
Представляю, әлбәттә! Булачак кайнанаңа синең туй күлмәкләрең турында кайгыртып ятмаса да яраган булыр иде дә бит (күлмәк инде ул кибеттән алсаң да, прокаттан алсаң да бер бәядер), тик Радигын яратып та, әнисен хәзердән үк күралмау шулай ук әйбәт күренеш түгел инде, сеңлем, үзең әйтмешли, понимаешь? 
Хәер, дөресен әйтергә кирәк, бу кызый яшендә, мин үзем дә күп нәрсәне аңламагандырмын әле ул. Дистә еллар узгач, үзем дә балалар үстергәннән соң гына: «Иремне дә шушылай – төн йокыларын калдырып, мең мәшәкать белән, яратып, сөеп, кадерләп, зур өметләр баглап үстергәннәр бит», дип уйлый башлаганмындыр. (Ир генәмени әле ул сиңа – һаман без дип, гаилә өчен җан атып яшәүче әтиебез бит ул безнең!) Һәм менә шушындый «кодовый» уйлар, бәлкем, тора-бара безгә теге табигый каршылыкны азмы-күпме җиңәргә этәргеч бирәдер дә, безне сабыррак, киң күңеллерәк, түземлерәк итәдер.
Ә кайнананы нинди уй сабыррак итә ала икән, дим әле мин. Бу хакта уйлый башлауга менә искә төште: бер кайнана килене турында: «Ул бит көн саен минем улыма әзерләп ашата!» – дип сөйләгән иде. Ә нигә? Уйлап карасаң – яраткан улыңның көндәлек хатын-кыз тәрбиясе күреп яшәве, аннан оныкларның дөньяга аваз салуы сөенер өчен дә, киленне яратыр өчен дә бик зур сәбәп бит инде ул! 
И Ходаем! Без дә шулай уйлый белсәк иде кайнана булгач, име? 
Һәм... уйлый белә торган киленнәр насыйп булса икән безгә, дип телим мин! 

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Улың яраткан икән,син дә ярат.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Уйлап карасаң, бу очракта ике яктан да тора: арадагы яхшы мөнәсәбәтләрне саклар өчен килен дә, кайнана да тырышлык куярга тиеш. Ә тавыш, ыгы-зыгы юк кына нәрәдән дә килеп чыгарга мөмкин, шуңа күрә иң мөhиме- арага өченче кешене кертмичә, барлык аңлашылмаучанлыкларны да икәүдән-икәү хәл итү. Ләкин бик дөрес язгансыз: моның өчен акыллы, уйлый белә торган килен генә түгел, ә нәкъ менә аңлый белә торган кайнана да кирәк!

      • аватар Без имени

        0

        0

        Кемдә килен, кемдә кайнана инде! Берәүләр килеп яши башламас борын " әти-әни" дип өзелеп торучы киленне яратмый, берәүләр иртән түшәктән торуына ашын -чәен әзерләп торучы кайнананы сөйми. " Берәүнең дә казаны буш түгел" дия иде әнием.

        • аватар Без имени

          0

          0

          Мин узем Аллахка шекер 38 нче ел килен, 16 нчы ел кайнана мин Аллахка шекер дим

          Хәзер укыйлар