Блоги
Айгөл + Линар – 1
1997 елның 1 ноябре иде. Алдагы көнне миңа бер дус кызым шалтыратты да: «Синең белән бер егет танышырга тели», – диде. Кызык! Мине бер тапкыр күрмәгән, белмәгән кешеме?! Егетенең туганнан-туган абыйсы икән. Аларга кунакка килгәч, минем 1996 елда чыккан «Синең өчен» дигән аудиокассетамны күргән. Кулына алып, бик озак әйләндерә-әйләндерә карап торган.
– Әллә ошаттыңмы? – дик сораган аннан дус кызым.
– Әйе! – дип җавап биргән кунак егет.
– Теләсәң, мин сезне таныштыра алам, – дип дәвам иткән танышым.
– Әлбәттә, телим! – дип җавап биргән кунак уйлап та тормыйча.
Дус кызым миңа өйгә кич белән шалтыратты. (Кесә телефоннарының ни икәнен дә белмәгән чак әле бу.) Мин ул вакытта берьюлы ике эштә эшли идем: мәктәптә дә укытам, кичләрен балалар ансамблен дә җитәклим. Авырган әниемне тәрбияләү дә минем өстә. Кыскасы, ниндидер егетләр белән танышып йөрергә вакытым да, теләгем дә юк. Әмма... нигәдер ризалаштым. Күкләрдә инде никах укылган булса, җирдәгеләр инде бернәрсә эшли алмый диюләре хак бугай...
1 ноябрьнең киче җитте. Дус кызым янына иртәрәк киттем. Визажист булып эшли иде ул – мине азрак матурларга да өлгерде.
Менә ишек кыңгыравы шалтырады. Аны беренче тапкыр күргән мизгел әле дә истә. Өстендә озын кара пальто! Ул шундый шәп иде! Ә мин... Мин ул чакта әле яшь, тыйнак, оялчан... Шунда ук кызарып чыктым, күзенә күтәреп карарга да оялдым. Аның исә исе дә китми – сөйли дә сөйли...
Дүртәүләп «Джузеппе» пиццериясенә киттек. Аның бик популяр чагы иде... Троллейбус белән бардык. Барышлый Линар белән дусларыбызны шаяртырга уйладык: арткы ишектән генә кергән идек, бер тукталышка алдан төшеп калдык. Ә тегеләр сизмәде дә! Ә безгә кызык – көләбез дә көләбез! Әллә кайчангы танышлармени – уртак телне тиз таптык.
Бик күңелле итеп утырдык. Аннан ул мине озата кайтты. Йорт башына җиткәч аның белән саубуллаштым. «Кайсы подъездда торганымны да белмәсен әле» – дип уйлыйм. Икенче көнне шул ук урында очрашырга сөйләштек.
...Эштән кайтып киләм. Шундый арылган! Никләр генә тагын очрашырга ризалык бирдем, дип уйлыйм. Беркая да барасым килми икән ләбаса... (Бүгенге заман булса, кесә телефоныңны чыгарыр идең дә, номерын җыеп, бер сәбәп табып, күрешүдән баш тартыр идең. Өч минут эчендә барысын хәл итәр идең. Бүген – шулай, ә ул чакта...) Күрешкәч кенә: «Мин бармыйм, бара алмыйм», – дисәм? Кешедән яхшы түгел инде – ул кайдан кадәр килгән ләбаса. Нишләргә икән соң?
Шушы авыр уйлар белән җәяү генә үзебезнең катка күтәрелдем. Ишек кыңгыравына басам. Һәм...
(дәвамы бар)
-
Күңелеңә җыйма
Ышанасыңмы?!
Күңелгә уелып кала торган очрашулар була кайвакыт. Еллар узгач та исеңә төшеп кат-кат уйландыра, йөрәкне сискәндерә торган сөйләшүләр була. «Бу ханым белән дә язмыш мине юкка гына таныштырмагандыр. Аның сөйләгән һәр сүзе күңелемдә юкка гына уелып калмагандыр», – дип, Әминә апа хатирәләр төенен сүтеп җибәрде. Мин аның авыр язмышы, кичергән кайгы-хәсрәтләре турында шактый ишеткән, хәбәрдар идем. Гомер уртасында япа-ялгыз калган бу бичара ханымның күңел яраларын актарып югалтулары турында сорашуым түгел. Юк... Әминә апа үзе теләгәнен, күп еллар берәүгә дә сөйләргә базмаган бер хатирәсе белән уртаклаша. Әйтерсең мине дә җитәкләп шул көнгә, шул тукталышка алып китә...
-
Күңелеңә җыйма
Иреннән ишетмәгәнне чит ир әйтте...
Ул иреннән һәрчак мыскыллы сүзләр ишетеп яшәде. Бергә яши башлауның беренче көннәреннән үк шулай булды. Люция үпкәләсә, Марсель ул чакта: «Мин бит шаяртам», – дип көлә иде. Аннары хатын ничектер моңа игътибар да итми, шулай тиеш кебек кабул итә башлады. Марсель исә яши-яши «мин бит шаяртам» дигән аклануларын да онытты, ул инде шаяртмый да иде бугай. Ләкин көтмәгәндә барысы да үзгәрде.
-
Күңелеңә җыйма
Могҗиза
Мин үлсәм, әни эчүдән туктар, дип уйлый идем. Ялгышканмын... Берсендә хәтта кулымны аның күз алдында кисә башладым. Исе дә китмәде: «Ярар, ярар, үл!» – диде. Исереккә аңа берни дә кирәкми, аның бернәрсәгә дә йөрәге янмый...
-
Проза
Улым
Әбиең җиде елдан артык урын өстендә ята. Күзләре дә юньләп күрми. Хәзер башы да эшләми инде, алмашынып сөйләшә. Әҗәл көтеп яткан картлар белән шаяртмагыз алай – гөнаһысы зур. Дөресен әйтегез, бу вакытта ни эшләп йөрисез монда? Кем кирәк сезгә?
-
Күңелеңә җыйма
Туйдырган хатынны сагыну
– Васил, ни өчен? Минем кайсы ягым анна кимрәк? Нәрсәне ялгыш эшләдем? Резеданың бит алмалары буйлап күз яшьләре тәгәрәде. – Резеда, син үзең дә аңлыйсың бит инде...
Комментарийлар
0
0
Бик һәйбәт хикәйә
0
0