Блоги
26 июль
Бик иртә кузгалырга булдык. Мине бүген Альп тауларында сюрприз көткән икән.
Бик иртә кузгалырга булдык. Мине бүген Альп тауларында сюрприз көткән икән.
– Швейцариядән тиздән чыгабыз, бу соңгы пункт, – диде Искәндәр.
«Димәк, хәзер Австриягә керәбез», – дип уйладым мин. Чиккә килеп җиткәч, юлкүрсәткечкә карыйм, ә анда Италия дип язылган! Ничек инде Италия? Ул бит безнең маршрутка кертелмәгән иде бугай? Шулай да мин бу хәбәргә нык куандым!
Менә без Италиянең төньягында – Альп тауларында. Монда горнолыжный курортлар күп, туристлар әле дә кимеми. Бу өлкәнең үзенчәлекле, үзенә җәлеп итә торган нәрсәсе – доломит таулар, алар кыяларны хәтерләтә. Рәт-рәт булып тезелгән таулар аша Олы Доломит юлы уза. Шушы тау юлы белән без Австрия тарафына хәрәкәт итеп, көнебезне уздырдык: тауларга карап хозурландык...
Австриянең Линц шәһәренә килгәндә инде караңгы төшә иде. Без монда озак тоткарланмадык, тизрәк Прагага китәргә ашыктык.
-
Сәхнә һәм язмыш
«Миләшләрем»не визит карточкасына әйләндергән җырчы: Алсу Хисамиева бүген кайда?
Асаф Вәлиев: «Алсу Хисамиева хәзер ислам динен тота, намаз укый»
-
Күңелеңә җыйма
Без, без, без идек...
Университетта уку елларында студентларны колхозга бәрәңге алырга җибәрү чоры үзе бер вакыйга ул. Химкорпус яныннан машина әрҗәсенә төялеп китүләр, юл буе җырлап барулар, безне каршылаган Казан арты авылы...
-
Күңелеңә җыйма
«Авылга кайткач каз куды, бер егет кияүгә сорады
Урам буенча мин чабам, каз, канатларын җәеп, арттан куа. Ак кирпеч йорт каршындагы эскәмиядә төзелешеп утырган берничә апа рәхәтләнеп көлә-көлә спектакль карыйлар. Җәвит Шакировның «Капка төбе» тамашасыннан да кызык комедия күргәннәр диярсең!
-
Тормыш кыйммәтләре
Бер минутлык игелек игелеге
Игелек кыл – кайта. Айрат моны еллар үткәч, барысы да онытылып беткәч аңлады. Һәм ул игелек аңа тормышында бик кирәк чагында әйләнеп кайтты.
-
Проза
Канатсыз очыш 6
Повестьтән өзек
Комментарий юк