Баеп барган кояш төсендәге бер грейпфрутта С витаминының кеше өчен көнлек нормасы бар. Салкын тиеп авырмас өчен, вируслар чорында көн саен бер грейпфрут ашарга киңәш итәләр. Аның файдасы бу гына да түгел әле.
Кан тамырлары белән проблемалар булган кешеләргә дә грейпфрут белән ныклап торып дуслашырга кирәк. Ул биофлавоноидларга бай. Ә болар, үз чиратында, кан тамырларын ныгыта, инсульт килеп чыгу куркынычын киметә. С витаминына бай булуы грейпфруттагы биофлавоноидларның тәэсирен бик нык арттыра, шул рәвешле алар «кулга-кул тотынышып эшли».
Сары һәм кызыл-сары башка җимешләр кебек үк, грейпфрут кәефне күтәрә, көч бирә. Шуңа да аны иртәнге аш белән бергә ашарга кирәк. Грейпфрут мае апатияне җиңәргә, күңел төшенкелеген басарга ярдәм итә. Хәтерне яхшырта, игътибарны арттыра.
Грейпфрутның яңа сыгылган суын эчү организмга көч кертеп җибәрә. Авырулардан яңа савыгып килгән кешеләргә аны ешрак эчәргә киңәш ителә. Эштән бик нык арып, егәрегез бетеп кайткан көнне, акыл эшеннән, физик нагрузкалардан соң грейпфрут суты эчсәгез, энергиягез артуын тоярсыз. Ул акыл эшчәнлеген яхшырта.
Кабыгы астындагы ак элпәсендә балласт матдәләр күп. Алар ашкайнату процессына уңай йогынты ясый. Шушы матдәләр аркасында ризык тизрәк эшкәртелә һәм калдыклар организмнан тизрәк чыгарыла. Ул эч кибүдән бик яхшы профилактика да.
Матдәләр алмашы бозылган кешеләргә грейпфрутны күбрәк ашарга кирәк. Ул ябыгырга булыша, чөнки анда витаминнар һәм минераллар гына түгел, клетчатка да күп. Клетчатка күп булганда, туклык хисе озакка бара.
Грейпфрут экстракты өйдәге һаваны сафландыра. Ул экстрактны даруханәләрдән сатып алырга мөмкин. Суга берничә тамчы тамызып, шуны пульверизатордан сиптерсәң, бернинди химик һава сафландыргычлар да кирәкми. Аны дезодорант урынына да кулланырга була.
Тән тиресе бозылса, 100 мл суга бер-ике тамчы грейпфрут экстракты тамызып, тән тиресенә сөртегез. Бу чара бигрәк тә экземадан булыша.
Бик-бик файдалы булса да, ашказанында җәрәхәт булганда грейпфрутны ач карынга һәм күпләп ашарга ярамый.
Шулай ук статиннар, кан басымын төшерүче, йөрәк эшчәнлеген көйли торган дарулар эчкәндә дә грейпфрут ашау турында табиб белән киңәшегез. Алдарак аның организмнан калдыкларны тиз чыгаруын язган идек, бу даруларга да кагыла.
Грейпфрут яшелчә салатлары белән яхшы яраша. Аны һич икеләнмичә салатларга куша аласыз.
Грейпфруттан тәмле һәм файдалы смузилар да ясыйлар. 1 банан, 1 әфлисун һәм 1 грейпфрут кирәк. Бананны тәгәрмәчләп турап, ярты сәгатькә туңдыргычка куеп торыгыз. Аннары барысын бергә блендер белән издерегез. Артык куе булса, бераз гына су өсти аласыз. Смузи әзер!
Грейпфруттан салат: 250 г пешкән креветка, 1 авокадо, 1 грейпфрут, ярты айсберг салаты, 1 кыяр, 1 тырнак сарымсак, 3 аш кашыгы зәйтүн мае, тоз һәм прованс үләннәре. Грейпфрутны чистартып, өлешләргә аерырга, кыярны тәгәрмәчләп турарга, авокадоны шулай ук чирекләп турарга, айсберг салатын эре-эре итеп саламлап турарга, сарымсакны вак угычтан уарга кирәк. Креветкалар эре булса, аларны урталай бүләргә мөмкин. Барысын бергә кушып, тоз һәм май гына сибәсе кала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк