Логотип
Сәламәтлек

Нарат бөресе. Кайчан җыярга? Ничек кулланырга?

Дару сыйфатында куллану өчен наратның ботак очындагы яңа гына бүртә башлаган яшь бөреләрен җыялар. Моны март-апрель аенда башкарырга кирәк. Бу вакытта әле бөреләр ачылмаган була. Кар эреп, көннәр җылыта башлагач, алар инде ачылып бетә һәм дару сыйфатында куллану өчен яраксызга әйләнә.

Җыеп кайткан бөреләрне 20–25 градус җылылыкта киптерәләр. Мичтә яки эссе җирдә киптерергә ярамый, чөнки алар эсседән ачыла, сагызы агып чыга. 
Бөреләрне киптермичә, авызы ябык пыяла банкада суыткычта да сакларга була. 

Халык медицинасында нарат бөреләре белән үпкә чирләрен, астманы, шул исәптән, дәвалауга авыр бирешә торган туберкулезны дәвалаганнар. Ютәлне, бронхитларны дәвалаганда кулланганнар. Нарат бөресенең бу үзлеген бүгенге медицина да таный. Даруханәләрдә кипкән нарат бөреләрен сатып алырга мөмкин. Ул какырыкны әйбәт кубара, микробларны җиңәргә булыша. Ютәлне басар өчен 1 аш кашыгы нарат бөресен 1 стакан сөттә кайнатып чыгарырга, аннары уттан алып, ярты сәгать төнәтергә кирәк. Сөзеп, ашарга 30 минут кала бер-ике аш кашыгы күләмендә эчәләр.

Аның йөрәк-кан тамырларын ныгыту үзлеге дә билгеле. Элек инсульт кичергән кешеләргә нарат бөресе һәм нарат ылысы төнәтмәсен  лимон суты белән бергә эчергәннәр. 

Борынгылар нарат бөресен күзнең челтәр катламындагы үзгәрешләрне туктату өчен дә кулланган.

Көзән җыерудан шифасы барлыгын белгәннәр. 

Мускуллар зәгыйфьлеген  дәвалаганнар.

Ул организмдагы ялкынсынуларны дәваларга булыша. Нарат бөресенең төнәтмәсен ычык белән авыручыларга эчергәннәр.

Нарат бөресеннән ясалган мазьлар тире авырулары дәвалаганда кулланыла. Ул кычытынуны басарга булыша. 

Борынгылар нарат бөресен аракыда төнәтеп, калкансыман биз зурайганнан – зобны дәвалар өчен дә кулланган. Әлеге төнәтмәдә чылатылган чүпрәкне 30 минутка зобка ябып тотканнар. Дәвалау курсы бер ай тирәсе барган. 

Нарат бөресеннән төнәтмә әзерләр өчен 1 аш кашыгы бөрене 200 мл кайнап суынган суга салып, «су мунчасы»нда 30 минут кайнаталар. 10 минут бүлмә температурасында суыткач, сөзеп, күләмен кабат 200 мл җиткергәнче кайнар су өстиләр. Ашар алдыннан көненә 2-3 тапкыр яртышар стакан эчәләр. 

Нарат бөреләреннән иммунитетны ныгыта торган шифалы бал да ясарга була.
Яңа гына җыеп кайткан бөреләрне эмаль кәстрүлгә салып, күмелгәнче су өстәргә һәм 3–5 сәгать тотарга кирәк. Шуннан соң утка куеп, 30 минут талгын гына утта кайнаталар. Бөре кайнаган суны төбе калын кәстрүлгә сөзеп, 1 литр суга 2 кг исәбеннән шикәр комы кушалар һәм куера башлаганчы, болгата-болгата кайнаталар. Сүндерер алдыннан бераз лимон суты өстиләр. Нарат балын пыяла банкаларга салып, суыткычта саклыйлар. Ашаганда берәр чәй кашыгы күләмендә кулланалар. Чәйгә салырга да була. 

Нарат бөресенең спирттагы төнәтмәсен ясар өчен, бөреләрне ярты литрлы банкага тутырып, өстенә чыкканчы аракы салалар һәм капкач белән каплап, 20 көн караңгы урында тоталар. Әледән-әле селкеткәләп алалар. 

Тире авыруларын, буыннар сызлаганны басар өчен бер йомырканың агын күпертеп, аңа 10 тамчы нарат бөресенең спирттагы төнәтмәсен кушалар. Шуны авырткан урынга сылап, бер-ике сәгатьтән соң юып төшерәләр. 

Нарат бөресен куллана башлаганчы, табиб белән киңәшләшү мәҗбүри. 
Нарат бөресен аллергияле кешеләргә, авырлы һәм бала имезгән хатыннарга, бөерләр ялкынсынган вакытта, кечкенә балаларга куллану тыела. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар