Боровая матка яки берьяклы ортилия – Себер урманнарында үсүче иң серле үләннәрнең берсе. Гомер-гомергә халык имчеләре аны хатын-кыз авыруларын дәвалаганда кулланган. Ләкин ул хатын-кызларга гына түгел, ир-атлар өчен дә шифалы.
Аның ялкынсыунын басуы, шешләрне суыруы һәм алга таба үстермәве, иммунитетны күтәрүе, инфекцияләрне һәм начар бактерияләре бетерүе, бәвел кудыру кебек үзлекләре билгеле.
Аның составында арбутин дигән матдә бар, шуңа күрә ул сидек-җенес юллары инфекцияләрен дәвалаганда киң кулланыла:
цистит,
уретрит,
пиелонефрит булганда шифа бирә.
Хатын-кыз авыруларыннан файдасы бар:
аналыктагы миома,
күкәйлектәге киста,
эндометриоз,
аналык муентыгы эрозиясе,
вагинит,
молочница,
балага уза алмау,
күрем циклы бозылу,
гормональ фон бозылу.
Ир-ат чирләре:
простата бизе шеше,
бәвел юлындагы инфекцияләр,
сперманың зәгыйфьлегеннән.
Аналыктагы миома, аналык муентыгы эрозиясе:
- 1,5 аш кашыгы үләнне бер стакан суга салып, биш минут кайнатырга. Сүндереп, тагын бер сәгать тоткач, сөзәргә. Көнгә өч тапкыр, ашар алдыннан 2-3 аш кашыгы эчәргә. Эрозия вакытында спринцевание ясарга мөмкин.
Күрем циклы бозылу (прогестерон җитмәү аркасында булган вакытта):
- 20 г коры үләнне 200 мл 40 процентлы спиртта 10 көн торырга. Көнгә өчәр тапкыр 25-30 тамчы тамызып, су белән эчәргә.
Балага уза алмау, эндометриоз, ЛГ фазасы җитмәгәндә:
- Спирттагы шул ук төнәтмәне көнгә өч тапкыр, ашар алдыннан 30-40 тамчы эчәргә.
Арт юлда җәрәхәт булып, кан киткәндә:
- Ике аш кашыгы үләнне ике стакан кайнар суга салып, ике сәгать төнәтергә. Көнгә өч-дүрт тапкыр, ашар алдыннан 1/3-1/2 стакан эчәргә.
Цистит, нефрит, пиелит, уретриттан:
- ике аш кашыгы яшел яфракларны 250 мл суга салып, биш минут кайнатырга. Суынгач, көнгә өч тапкыр 50 мл эчәргә.
Простатит, аденома, бәвел чыкмаганда:
- 25 г коры үләнне 250 мл ак аракыга салып, ике атна караңгыда тотарга. Көнгә өч тапкыр, ашар алдыннан 20 тамчы эчәргә. Курс –3 атна.
Вагинит, молочницадан:
- Бер аш кашыгы коры үләнне 250 мл кайнар суга салып, ике сәгать төнәтергә. Сөзгәч, кичен йоклар алдыннан 10 көн буе спринцевание ясарга.
Боровая матка шифалы үлән булса да, аны:
- Гормональ фон бозылганда бары табиб белән киэәшеп һәм анализлар тапшырып кына,
- үләннәргә аллергия булганда,
- авырлы вакытта,
- бала имезгәндә
- гастрит һәм ашказаны җәрәхәте кискенләшеп киткәндә куллану тыела.
Игътибар! Фәнни тикшеренүләрдән күренгәнчә, боровая матка организмда лютеинлаштыручы гормон (ЛГ) җитештерүне көчәйтә. Кайбер очракларда бу гормональ фонны торгыза һәм авырулардан дәваланырга ярдәм итә, ә кайчагында үзе үк кисталар китереп чыгара ала. Шуңа күрә Ортилияне табиб белән киңәшеп, дөрес кулланырга кирәк!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк