Логотип
Сәламәтлек

Каен бөресе нәрсәдән файдалы?

Каенның бөресе дә, яфрагы да, суы да, кайрысы да файдалы. Март ае – каен бөреләре әзерли торган вакыт. Гадәттә, бөреләрне ачыла башлаганчы, гыйнвардан алып апрель башына кадәр җыялар.

Каен бөресен әзерләве матавыклы эш. Иң җайлы ысул – кышын ботакларны кисеп алып кайтып, җил йөри торган урында 2-3 атна киптерү. Каен бөресен җылы урында киптермиләр, болай эфир майлары очып бетәргә мөмкин. 

Каен бөресе бәвел, үт кудыргыч үзлеккә ия, микробларга каршы тора. 

Ул бәвел куыгы һәм бөерләрнең эшчәнлеген ярсытып, бәвел бүленеп чыгуны арттыра. Йөрәк эшчәнлеге бозылу аркасында аяк-кулларга су җыелганнан файдасы бар. Ычык авыруыннан шифа бирә. 

Үт кудыру үзлегенә ия булганлыктан, аны бавыр һәм үт куыгы авыруларын дәвалаганда эчәргә мөмкин. Аның микробларга каршы тору үзлеге үт куыгы ялкынсынуын дәваларга булыша.

Каен бөресе төнәтмәсе тын юллары ялкынсынуын – бронхитны, трахеитны дәваларга ярдәм итә, какырыкны яхшы кубара. 

Каен бөресе һәм каен яфрагы төнәтмәсе белән элек-электән чәч коелуны дәвалаганнар. 

Каен бөресе төнәтмәсе кандагы шикәрне киметә. Борынгы халык табиблары аны шикәр чире белән авыручы кешеләргә эчергән. 

Бу төнәтмәне организмны ныгыту өчен дә кулланганнар. Каен бөресендә калий, кальций, магний, тимер кебек макроэлементлар һәм марганец, бакыр, цинк, кобальт, хром, алюминий, барий кебек микроэлементлар бар. 

Каен бөресе цинк һәм селенны туплый. Әгәр организмда шушы элементларга кытлык булса, каен бөресен төнәтеп эчү – ул кытлыкны тулыландырырга булыша.

Каен бөресеннән төнәтмә ясау өчен ярты аш кашыгы (10 г) каен бөресен эмаль савытка салып, 200 мл кайнар су коялар һәм капкач белән каплап, 15 минут «су мунчасы»нда төнәтәләр. 45 минут суыткач, сөзеп, бөреләрне сыгалар. Су кимесә, 200 мл булганчы тагын өстиләр. 
Бу төнәтмәне ашарга 10–15 минут кала көнгә 2–3 тапкыр яртышар стакан күләмендә эчәләр. 

Шифасы күп булса да, каен бөресен кулланырга ярамаган очраклар да бар. Бөерләрдә ялкынсыну булганда, бөерләр тиешенчә эшләмәгәндә каен бөресенең төнәтмәсен эчү тыела. Куллана башлаганчы, табиб белән киңәшегез. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар