Кыш һәм язның беренче айлары грипп таралган чорлар. Әлеге чирне вируслар китереп чыгара. Вирусларны антибиотиклар белән дәвалау мөмкин түгел.
Ләкин аларны җиңәргә табигать үзе ярдәм итә. Бу язмада организмның вирусларга каршы тору көчен арттыра торган үләннәргә тукталмакчы булабыз.
Алтей
Алтей тамыры ялкынсынуларны басарга ярдәм итә. Аның какырыкны кубару һәм йөткерүне дәвалау үзлеге билгеле. Мәсәлән, даруханәләрдә сатыла торган «Мукалтин» даруы алтей нигезендә ясала. Күпчелек «грудной сбор»лар составында да алтей тамыры бар.
Моннан тыш, алтейның тагын бер кыйммәтле үзлеге: ул микробларның һәм вирусларның агуларын үзенә сеңдереп, организмнан җиңел генә чыгара ала. Вируслар бүлеп чыгарган агуларның активлыгын бетерә.
Алтейның судагы төнәтмәсен әзерләү өчен 2 аш кашыгы вакланган тамырга 130 мл бүлмә температурасындагы су салып, 1 сәгать төнәтәләр. Аннары сөзеп, ашаганнан соң 2 сәгать узгач, 1 аш кашыгы күләмендә көнгә 4-5 тапкыр эчәләр.
Юкә чәчәге
Юкә чәчәгендә талиацин дигән бик көчле фитонцид бар. Ул күп кенә бактерияләрне, гөмбәчекләрне һәм вирусларны юк итә ала. Борынгылар элек-электән юкә чәчәген салкын тиеп авырганда кулланган. Ул ялкынсынуны баса, ютәлне йомшарта һәм температураны төшерә.
Суган
Суганның бактерицид үзлекләре күпләргә мәгълүм. Суганның исе генә дә грипп вирусының таралуын тоткарлый ала. Грипп вакытында суганны урталай ярып, көнгә берничә тапкыр шуның исен суларга киңәш ителә. Суганны изеп, бераз гына су кушып болгатсаң, аның исе аеруча көчле чыга. Озакка сузылган ютәлне суган суы белән дәваларга мөмкин. Моның өчен суганны изеп, бер бал кашыгы шикәр комы кушалар һәм бүленеп чыккан суны сөзәләр. Аны 1 чәй кашыгы күләмедә ашарга 20 минут кала көнгә 3 тапкыр эчәләр.
Ләкин чи суганны ашказаны, бавыр һәм бөерләр сәламәт булмаганда куллану тыела, сак булыгыз.
Кара карлыган
Дару буларак, аның җимешләре һәм яфракларын кулланалар. Төрле инфекцияләрне, шул исәптән, грипп вирусын юк итә алуы билгеле. Анда С витамины күп, ул исә күзәнәкләрнең мембранасын ныгыта, вируслар үтеп керә алмаслык итә.
Яфракларының судагы төнәтмәсен болай ясала: 1 аш кашыгы кипкән яфракка 1 стакан кайнап торган су салалар. Суынгач, сөзеп, көненә берничә тапкыр берәр стакан эчәләр.
Чамбыр (тимьян)
Бу үлән турында нинди генә легендалар юк. Грек теленнән аның атамасы «рух көче» дип тәрҗемә ителә. Аның исенә явыз көчләр килми дип санаганнар.
Чамбыр чәе тынычландыра, йокыны китерә, баш авыртуын баса. Шулай ук андагы фитонцидлар бактерия һәм вирусларны да юк итә. Даруханәләрдә сатыла торган «Пертуссин» даруы чамбыр үләне нигезендә ясала.
Чамбыр чәен ясар өчен: 10 г вакланган үләнгә 200 мл су салып, «су мунчасы»нда 30 минут кайнаталар. Аннары суытып, сөзәләр. Көненә 4-5 тапкыр 102 чәй кашыгы эчәләр.
Чамбыр чәе алкогольгә бәйлелектән дә котылырга булыша.
Сәламәт булыгыз, авырмагыз! Дару үләннәре белән сак эш итегез. Дәвалана башлаганчы, башта табиб белән киңәшегез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк