Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Җырчы Раяз Фасыйхов: «Гармун уйнарга мунчада өйрәндем»

Бүген җырчының туган көне. Шул уңайдан тормышындагы кызыклы фактларны тупладык.



Бүген җырчының туган көне. Шул уңайдан тормышындагы кызыклы фактларны тупладык.


Гаиләдә дүртенче бала булып туган. Алар биш бала – 4 малай һәм бер кыз.


 Кечкенәдән үк артист буласы килә.


Алар өендә гармун уйнамаган, җырламаган кеше булмый. Бергә җыелганда гармун кулдан кулга йөри. 


Кечкенә чагында гармунны өйдә өйрәнергә ярамаган. «Иске мунчада «Москва» дигән иске гармун бар. Мәктәптән кайткач мунча казанында малларга бәрәңге пешерәбез, бер казан бәрәңге пешкәнче шул гармунда бер көй өйрәнәсең. Кешегә тыңлатырлык булгач, өйдә яңа гармун белән уйнап күрсәтергә ярый иде», – дип сөйли ул бер әңгәмәсендә.
Биш яшендә гармун уйнау сәләте ачылган. 

1.  Арча педагогик көллиятендә укыган. «Арча егетләре» ансамблендә җырчы, баянчы була.

2. Әтисе язган «Кыр казлары» җыры белән халыкка таныла. 

3. Мәктәп программасында иң яраткан әсәре Габдулла Тукайның «Исемдә калганнар»ы. 

4. Кечкенә чакта авылда кушаматы «Композитор».

 5. Остазы Венера Ганиеваны үзеннән  җырчы ясаган кеше дип саный. 

6. «Мәхәббәт сынавы» дигән кинода төшкән. 
  
 

  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар