Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Җырчы Нурислам вафат булган  

Бүген төнлә җырчы Нурислам вафат булган. Беренчел мәгълүматларга караганда, ул югары кан басымы белән интеккән.

Бүген төнлә җырчы Нурислам вафат булган. Беренчел мәгълүматларга караганда, ул югары кан басымы белән интеккән.

– Риваль әйткән начар хәбәргә ышанмадым. Нурисламга шалтыраттым… Бер хатын-кыз алды. Аның бүген сәгать иртәнге биштә гомере өзелгәнен хәбәр итте.
Аяк астында җир убылды… Югыйсә кичә генә җыр җибәргән идем. Ватсапта укылган булып тора. Кем уйлаган! Авырган икән. Хәлен дә сорамаганмын.
Нурислам! Без синең белән бик якын иҗатташ дуслар идек. Бар җырларың да диярлек минем сүзләргә язылган. Әле тагын ике җырга заказ биргән идең. Җитешмәдем. Ә күпме җырлар калды җырланмаган. Нигә ашыктың? Нигә шулай тиз? Хушлашмый да… Алай ярамый бит инде.
Әле бит яшәргә дә, яшәргә иде. Күпме хыялларың калды тормышка ашмый.
Әй, гомер санаулы шул син! Минутың, секундың үлчәнгән. Синнән миннән сорый димени. Талашуны, кеше сөйләүне, авыр сүз әйтеп рәнҗетүне, ялганны белмәдең… Янып, көеп, сөеп яшәдең. Киттең... Бәгырьне телеп, җанны әрнетеп... Ә җырларың калды... Җырлар үлемсез шул. Җырларыңны тыңлаган саен сиңа дога булып барып ирешсен!  — дип язган язучы, җыр текстлары авторы Айгөл Вәлиуллина иҗатташ дусты турында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик кызганыч Жырларын бик ярата идём. Урыны ожмахта булсын.

    Хәзер укыйлар