Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Венера Ганиева мәрхүм иренә соңгы бүләк ясаган

Татарстанның халык артисты Венера Ганиева узган ел ахырында мәрхүм булган ире Камил Фәйзрахмановның каберенә һәйкәл куйдырган. Венера ханым аны туй көненә өлгертергә теләвен әйткән.


Татарстанның халык артисты Венера Ганиева узган ел ахырында мәрхүм булган ире Камил Фәйзрахмановның каберенә һәйкәл куйдырган. Венера ханым аны туй көненә өлгертергә теләвен әйткән.  


– Яратканым минем, җаным минем. Безнең туй көнебезгә өлгертәсем килде. Зур рәхмәт “Курган” зиратында эшләүче егетләргә. 22 августка өлгертергә дип сөйләшкән идек. Берничә көн алданрак әзер булды. Бик тырыштылар, – дип язган җырчы шәхси битенә. 
Венера Ганиева әйтүенчә, 22 августта алар дуслар, туганнар бергә җыелышып, Камил абыйның каберен зиярәт кылырга ниятлиләр. 
– Мин синең яныңа барып кайтсам, шундый тынычланам. Сиңа барысын да сөйлим. Өйдә, бакчада тәртип. Чәчәкләргә, агач, үләннәргә сулар сибәм. Кошларыбызны ашатам. Син аларны яратып тәрбияли идең. Мин дә хәзер аларны яратып карыйм. Син бит күрәсең барысын да. Күңелемнең нуры, йөрәгемнең кылы, җырларымның моңы иде. Камилем минем, гомерлек мәхәббәтем минем, – дип, хисләре белән уртаклашкан Венера ханым ире турында.      

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар