Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Венера Аитовага инстаграмга килгән 10 сорау

Венера Аитовага инстаграмга килгән 10 сорау

 

1. Йөклелегегез ничек үтә, Венера? Кем туасын беләсездер инде?


Аллага шөкер! Гомәр артыннан йөгерәм инде көне буе, кондер астында ял итеп кенә ятасы килсә дә. Кем икәнен беләбез. Ә сез кем дип уйлыйсыз?


2. Кайчан бәби алып кайтасыз?


Тиздән. Гомәрнең туган көненә кадәр Аллабирсә. 


3. Әти-әниләрегезнең шәһәрдә үз йортлары белән яшиме?


Әйе, Аллага шөкер!


4. Авылда үсеп зур шәһәргә укырга китү ничек ул? Авырмы?


Минем аркада әниемнәрнең шәһәргә кайтуы аерым пост язарлык. Тик шуны тәгаен әйтә алам – шәһәрдә үскән булсам, мин гел башка кеше булыр идем! Балачагы авылда узганнардан бәхетлерәк кеше бармы икән?Шулай ук бик күп әйбер әти-әнидән, укытучылардан тора. Мин барысына да мең рәхмәтле! Әтием дә, әнием дә Казанда укыгач булгач, кечкенәдән кая китәсемне белә идем. Уку дәрәҗәсе мәктәптә яхшы булгач, уку буенча проблемалар беркайчан булмады. Җитмәгән белемне мин башкалада «йотлыгып эчтем» дияргә буладыр! Универдан тыш төрледән-төрле курслар миңа шулай ук күп нәрсә бирде. Кыскасы, Казан мине бик җылы каршы алды. Калганын максатчанлык һәм тырышлык хәл итәдер. Уф, бигрәк лирично булды бу. 


5. Сез кайсы яктан? Кая туып үстегез?


Мин Зәй районы Бигеш авылы кызы. Әниемнәр хәзер Казанда тора. 


6. Җитез булу серләрен ачыклагыз әле.


Ай, кызлар, әнием җитез дигәнне күрсә көләр инде. Мин чын ташбака. Шуңа әле студент вакыттан ук һәр атнаны, һәр көнне алдан планлаштырырга яратам.Аеруча эшкә чумган вакытта алдан ук сәгатьләп көннәреңне планлаштырсаң, өлгермичә кая китәсең? Аның өчен җаваплы да булырга кирәк, әлбәттә. Үз-үзең алдында! Тик монысы инде икенче хикәя...


7. Тәҗрибәгез күп булмаса да гаилә коручыларга нинди киңәш бирер идегез?


Ким дигәндә, башка гаиләләргә киңәш тә, бәя дә бирмәскә. Һәркемнең бәхете үзгә, чагыштырмаска! Ә гаилә корганнан соң үзем өчен ачышлар күп булды анысы!


8. Үз йортыңмы, фатирмы – кайсын сайлыйсыз?


Әлегә миңа фатирда уңайлырак. Үз проектым буенча үз йортым хакында хыяллана башладым инде.


9. Иртән ничәдә торасыз һәм ничәдә йокларга ятасыз?


Мин болай ябалак үзем. Ләкин бу бәләкәй тургай (улы хакында) минем графигымны үзгәртте. Иртәнге алты-җидедә уяна! Төнке уникегә кадәр йокларга ятарга тырышам. 


10. «30 яшь, һаман кияүгә чыкмаган» диючеләр сүзенә ничек каршы торырга, ничек бу очракны җиңеп чыгарга?


Беренчедән, бу сүзне үтә дә итагатьсез, сөйләшергә сүзе булмаган, синең хисапка үзен үсендерергә теләгән кеше генә әйтә ала. Андыйларга рәнңү кирәкме икән? Икенчедән, моның өчен үзеңне ашамаска, киресенчә, төрле яклап үз өстеңдә эшләргә, укырга, телләр өйрәнергә, сәяхәт итәргә, актив тормыш рәвеше алып барырга, яшәүнең матурлыгын, рәхәтен күрергә, һәр минуттан ләззәтләнергә өйрәнергә кирәктер! Иң мөһиме – русча әйткәндә «не зацикливаться». Никах сәгате бер секундка да кичектерелми! Шуны истә тотарга! 

Алсу ШАКИРОВА әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар