Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Синең кабереңә, Камилем, беркайчан да эзне суытмам

Вакыт дәвалый диләр, әмма Винера Ганиеваның йөрәк әрнүләре әле дә басылмый. Бүген Камил абыйның туган көне...

Вакыт дәвалый, диләр, әмма Винера Ганиеваның йөрәк әрнүләре әле дә басылмый. Бүген Камил абыйның туган көне... Әлбәттә, Винера ханым бүген дә Камил абый янына барып кайтты... Инстаграмына урнаштырган постны сезгә тәкъдим итәбез.

@vinera_ganeeva_official. Хәерле көн инстаграм дуслар. Бүген Камилемнең Туган көне. Мондый көндә ничек килмисең инде янына?Догаларымны укыдым. Камилемә рәхмәтләр әйттем – мине 35 ел кадерләп, мәхәббәттә яшәткәненә. Бүген Дуслары да килделәр, рәхмәт яусын. Камилем Ихлас, Якты, Намуслы, Ярдәмчел кеше иде. Җаныкаемның урыны оҗмахта, Фирдәвес җәннәт бакчаларында – мин беләм.
Туган көнең бүген синең, иркәм,
Килдем синең янга сагынып,
Чәчкәләргә күмдем кабереңне,
Карап тордым озак табынып.

Синең янда шундый рәхәт миңа,
Бөтен кайгыларым онытам,
Синең кабереңә, Камилем,
Беркайчан да эзне суытмам.

Дусларың да сине юксына бит,
Гел хәлләрем белеп торалар,
Синең эшне дәвам итәр өчен,
Матур гына теләк коралар.

Сиңа гына барлык җырларым да,
Сиңа гына килер язларым,
Сиңа гына, бәгырем, сиңа гына
Йөрәгемдә йөрткән назларым.

Автор Гөлнур Галимова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Улгэч кеше кадере беленэ.

    Хәзер укыйлар