Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Салават: «Төнге дүрттә уятсаң да, җырлый ул»

Фирзәр Мортазин кызулыгын, темпераментын язмада гына чалгылдырып бетерергә мөмкин түгелдер. Секунд саен үзгәреп торган мимикасы, жестларын, эмоцияләрен биреп бетереп булмас. Үткен, туры, кайвакыт әче теленнән дә, бәлки, күпләр куркадыр. Әмма Фирзәр абый эчкерсез, үз дөньясында яшәүче, хатынына табынучы чын иҗат кешесе тәэсире калдырды. 80 нче еллар ахыры 90 нчы еллар башында эстраданың иң популяр йолдызы, рәттән 68 концерт куйган бердәнбер җырчы белән сөйләшәбез.


 Фирзәр Мортазин кызулыгын, темпераментын язмада гына чалгылдырып бетерергә мөмкин түгелдер. Секунд саен үзгәреп торган мимикасы, жестларын, эмоцияләрен биреп бетереп булмас. Үткен, туры, кайвакыт әче теленнән дә, бәлки, күпләр куркадыр. Әмма Фирзәр абый эчкерсез, үз дөньясында яшәүче, хатынына табынучы чын иҗат кешесе тәэсире калдырды. 80 нче еллар ахыры  90 нчы еллар башында эстраданың иң популяр йолдызы, рәттән 68 концерт куйган бердәнбер җырчы белән сөйләшәбез. 


Фирзәр абый, популярлык сезгә ничек килде?
–  Буа шикәр заводында сәнгать җитәкчесе булып эшләгәндә Миша Логинов дигән бер малай: «Ты скоро уйдешь от нас», – дип гел әйтә иде. Шулай булды да, 1988 елда киттем дә бардым. Үзем теләгән җырларны үземчә башкарасым килде. Шуңа җырлар яза башладым. «Буа Сабантуйлары» дигән җыр таныткандыр мине. Казанга районның хисап концерты белән бардык. Тинчурин театрында үтте ул. Өч җыр җырладым ул концертта. Халык мине кертмәде, алкышларга күмде. Биш тапкыр чыгардылар. Шунда үземнең популяр булуымны аңладым. Аннан соң Илһам абый Шакиров концерт белән Буага килде. Аның белән композитор, баянчы Ганс Сәйфуллин йөри иде. Ул сөйләшеп, концертта ике җыр җырладым. Икенче көнне мине кунакханәгә чакырдылар. Баян белән уйнап альбом өчен егерме җыр яздырттым. Кассеталар чыкты... Шуннан китте инде.


Димәк, сезгә танылырга Володя Лапшин, Ганс Сәйфуллин ярдәм итте...
 –  Әйе, алар булыштылар да, акча да эшләп калдылар инде...


Сезнең популярлыкка көнләшеп, Фирзәр акча сукты диючеләр булмый калмагандыр ул вакытта?
– Фирзәр капчыклап акча сукты дигән сүз бик дөрес түгел ул. Акчаны кемдер эшләде, без тиеннәр алдык. Хәзерге вакытым булса, алай эшләмәгән булыр идем. Хәер, Алла бар. Ул барысын да күрә.  Аның каравы беркемгә бернәрсә тиеш түгелмен. Дәүләттән бернәрсә алганым булмады. Яшь чакта барактан 18 квадрат метрлы бүлмә бирделәр. И-и-и, аңа сөенгәннәрне белсәң. Ул бүлмәне дә күченгәндә  биреп калдырдым. Әрсез түгел идем. Кеше күзенә кермәдем. Бар бит шундый иҗат әһелләре: гел түрәләр янында булырга ярата, өмет итә. Мин андый түгел идем. Заманында концерттан соң министрлар килеп: «Иртәгә минем янга кереп чык», – диләр иде. Мин – авыл малае. Оялам, бармыйм. Алар, бу борын чөйгән, дип уйлагандыр инде. Шулай итеп аралашып китеп булмады. Шуңа да ирекле кеше булып калдым. 

 


Шулай да популярлык «йолдыз чире» уятмый калмагандыр?
– Юк инде, бүген нинди, ул вакытта да нәкъ шундый идем. Бервакытта да кылтаю булмады. Бригада белән йөргәндә үземә акча алмыйча, иң элек аларга бирдем.


Сезгә бөтен Татарстан хатын-кызы гашыйк чорны, икешәр кочак хат алган вакытларны сагынмыйсызмы?
– Ул бәхетме? Бәхет түгел ул! 24 шәр көн гаиләне калдырып чыгып китә идем. Балаларны да сагынасың, өй күрмисең. Юк инде, андый нужа күргән вакытларны кем сагынсын?


Ник нужа дисез? Сез ул вакытта супер популяр җырчы. Татар эстрадасында сезнең кебек башка популяр җырчы юк, бәлки. булмас та... 
– Нужа булмый, ни булсын? Өйгә кайтып кермим. Көнгә өчәр концерт бирә идек.  Бер көнгә баян уйнап 66 җыр җырлый идем. Дөрес, аның  акчасын кемнәрдер алды. Исемнәрен әйтмим. Бервакытны өчәр администратор була башлады минем, чөнки яхшы түгел дип акча эшенә кысылмый идем. Алар мине алдап йөргәннәр инде. 


Бертуктамыйча иң күп концерт куйган җырчы дип тә беләм сезне. Ул вакытны күрүчеләр Тинчурин театрында үткән Фирзәр Мортазин концертларыннан  бер төркем чыга, икенче төркем кереп китә иде, дип сөйли. 
 – 1988 елда Казанда бертуктамыйча 68 концерт куйдым. Тинчурин театрында 44 концерт эшләдек. Өскә кигән күлмәк бер атнадан череп чыга иде. Чалбар бер атнадан туза. Баянны ярты ел саен алыштырдым. Мин бит баян белән тере тавышка җырладым.


Шулай да фонограммага җырлаганыгыз булдымы? 
– Юк инде. Плюска җырлаган кешеләрне бөтенләй яратмыйм. Ник җырчы булып йөрергә инде?! Аның бит бер ләззәте юк. 


Сезнең 7-8 елга сузылган популярлык Салаватка күчте. Икенче планга күчүегезне авыр кичермәдегезме? 
– Юк инде, бөтен нәрсәгә әзер идем. Бар нәрсәне алдан уйлап куйдым.  Җырчыдан популяр композиторга әйләндем. Салаватка җырлар яздым.  Тавышы ошады аның. Талантлы кеше ул! Илһам абыйның, Салаватның тавышын күпме тыңласаң да туйдырмый. Үземне төшеп калдым дип санамыйм, мин хәзер композитор. Әмма солянкаларда җырлыйм әле. 

 


Шулай да җырчы буларак хәзер популяр булмавыгыз йөрәкне яндырмыймы? 
– Үземне беләм. Бүгенге җырчылардан бик күпкә яхшырак җырлаганымны да беләм. Аны кычкырып йөрергә кирәкми. Раслап күрсәтергә генә кирәк. Берәр популяр җырчы белән сәхнәгә чыгыйк та, рәттән егерме җыр җырлыйк. Алар җырлый алмаячак. Йә акыралар, йә дабл (кушылып җырлыйлар) ясыйлар. Хәзер дә өч концерт рәттән җырлый алам. Салават: «Төнге дүрттә уятсаң да, җырлый ала», – ди. Әйе, хак. 


Сольный концерт ясау турында уйламыйсызмы? 
–  Хәзер яшьләр күп. Карт кешенең җырлавы нигә кирәк аларга? Солянкаларда чыгыш ясасаң җитә инде. Мин шуңа да риза. Кем икәнемне беләм. Нидер расларга инде соң. Урысларга рәхәт ул яктан, аларның продюсерлары бар. Билет алыгыз дип кул сузып йөрмиләр. 


Әгәр берәр продюсер концерт оештырырга тәкъдим итсә? 
– Сыдырып җырлыйм. Әмма халыкка яңалык, шоу кирәк. Без хәзер неформат. Мин барысын да аңлыйм. Һәрнәрсәнең үз вакыты бар. 


Бүгенге эстраданы ничек бәялисез?
 – Берничек тә бәяләмим. Эстрада юк ул бездә! Бер тере ансамбль бармы? Юк!  Әмма шулай да яхшы җырчылар бар әле. Салават, Раяз Фәсыйхов, Рифат Зарипов, Филүс Каһиров, Илназ Бах, Зәйнәб, Гүзәл Уразова, Зөлфирә Шәйдуллинаны бик хөрмәт итәм.


Ничек уйлыйсыз, татар эстрадасы яхшы вакытларын кичерерме әле? 
–  Ә ничек? Мәдәнияткә игътибар юк. Акча хәзер хоккей, футбол, волейболда. 

 


Сез бүген бәхетлеме?
– Әлбәттә, бәхетле. Менә дигән шәп дусларым бар. Янымда яраткан хатыным – Наилә апагыз. Балаларым, оныкларым бар, шөкер. Буа районы Кайбыч авылында үз йортыбыз белән яшибез. Иҗат итәрлек дәртем бар әле. Бүгенге тормышым кадерле. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    БИК шэп Фирзэр рэхмэт узенэ гомергэ мактана белмэдегез

    Хәзер укыйлар