Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Ришат Төхвәтуллин: «Она сказала «да!»

Җырчыны, аның тормышын, чыгышларын күзәтеп барган тамашачылар кичә бар тынычлыкларын югалттылар

Җырчыны, аның тормышын, чыгышларын күзәтеп барган тамашачылар  кичә бар тынычлыкларын югалтты. Кемдер сөенде, "Ниһаять!" – диде. Ә кемдер авыр сулады... Соңгылары – күпләрнең төн йокысын югалтырга мәҗбүр иткән сөйкемле бу җырчыга гашыйк кызлар иде, билгеле. Мондый ыгы-зыгының сәбәбе гади: кичә Ришат Төхвәтуллин үзенең аккаунтындагы видео астына: «Ул «әйе», диде! Ульян концертында", – дигән җөмлә язды. 

Сөенечен уртаклашуы күренеп тора...

Күпләрнең башына килгән беренче уй шул булды: "Җырчы сөйгәненә тәкъдим ясаган да, ул кабул иткән». Әйе, видеоны караганчы, барысы да шулай уйлады.

Ә чынлыкта...

Чынлыкта концерт барышында бөтен Ульян татарлары каршында сәхнәдән мондый тәкъдим, чынлап та, яңгыраган. Ләкин аны Ришат Төхвәтуллин түгел, бер тамашачы егет үзенең сөйгәненә ясаган. Соңгы вакыт яшьләр арасында менә шулай сөйгәннәрен шаккаттыру модага кереп бара бит. Меңләгән кеше каршында, сәхнәдә,  сайлаган парының алдына тезләнеп... Кичә Ришат Төхвәтуллин концерты барганда, тамашаны туктатып, егетенең: "Миңа кияүгә чыгасыңмы? " – диюенә, кыз, гомер юлын аның белән бергә үтәргә ризалыгын белдереп, шаһитлар алдында «әйе!» дигән. 

...Күпләр Ришатка: "Ә без синең үзеңне котларга җыенган идек..." – дип язалар. Комментарийларның берсенә исә күпләр игьтибар иткәндер. Бер ханым болай дип язган: "Ришат белән Алиянең никахлары күптән булды инде. Бер елдан артык бергә алар. Бу – аларның серләре әлегә. Бәхеттә, шатлыкта, сәламәтлектә яшәсеннәр. Бик матур пар".

Ришатның иҗатына, үзенә гашыйкларның тагын тынычлыгы югалды инде...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар