Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Ришат Төхвәтуллин белән аның элеккеге продюсеры Рифат Фәттахов дуслаштылар

Җырчы элекке продюсеры Рифат Фәттахов белән дуслашты.

 Казанда үткән концертына Ришат Төхвәтуллин элекке продюсеры Рифат Фәттаховны чакырган. Продюсер чакыруны кабул итеп, чәчәкләр күтәреп концертка килгән. 

Билгеле булганча, Ришат белән продюсер арасында бик озакка сузылган конфликт иде. Рифат Фәттахов аңа  үзе белән эшләгән чакта яздырган җырларны башкарырга тыйган иде. Алар арасында суд процесслары да булган иде. Концертта булган аңлашудан соң продюсер кабат Ришатка аларны җырларга рөхсәт итте.

Җырчы үзенең социаль челтәрләрендә әлеге вакыйга уңаеннан болай дип язып куйган: «Сабыр төбе сары алтын, диләрме әле?! Монда артык сүз сөйләп торырга кирәк түгелдер дип уйлыйм. Барысына да сез үзегез шаһит, хөрмәтле тамашачылар! Күп еллар буена күңелне тырнап торган бу хәлнең изге Рамазан аенда шулай уңай хәл ителүе өстән авыр йөк төшүе белән бер могҗиза кебек! (Быел Ураза тота башлаган идем, әллә шуңа микән?) Рифат Ахмәтович, бу җырларны сез миңа түгел, ә халыкка кире кайтардыгыз! Бу җырлар «үлеп терелгән җырлар» булып тарихка кереп калыр инде. Гомерле җырлар булсын, озак еллар сәхнәләрдән башкарып, киләчәк буыннарга да җиткерергә насыйп булсын иде!» 


Рифат Фәттахов та социаль челтәрләрендә Ришатка уңышлар теләгән. «Рамазан – бер-береңне гафу итү, дуслашу ае!» – дип язган. Концертта сәхнәгә менгәч чакыру иртәрәк булган булса да, килгән булыр идем, дип белдерде.  «Исәнме, Ришат. Сине биш ел күргән юк иде», – дип башлады ул сүзен.  – «Ак яулыклы әбиләр», «Синнән башка»ны шулкадәр тетрәндергеч дәрәҗәдә җырлый идең. «Тулган аем» – шедевр. Бу җырлар безнең архивта ятарга тиеш түгел. Бу бик зур гаделсезлек. Җырларны халык ишетергә хаклы. Аларны Ришат халыкка чыгарды, алар Ришат башкаруында кабатланмас яңгыраш тапты. Ул җырлар киләчәктә дә Ришат Төхвәтуллин репертуарын бизәргә тиеш дип уйлыйм. Бүгеннән башлап алар барысы да синеке!» 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Молодцы икегез Дэ Ришатка зууур унышлар

    Хәзер укыйлар