Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Ринат Рәхмәтуллин Марат Яруллинга начарлык эшләгән? 

Мәскәүдә яшәп иҗат итүче яшь һәм популяр җырчы Марат Яруллин популяр җырчы, җырлар авторы Ринат Рәхмәтуллинга канәгатьсезлек белдерә. 

Мәскәүдә яшәп иҗат итүче яшь һәм популяр җырчы Марат Яруллин популяр җырчы, җырлар авторы Ринат Рәхмәтуллинга канәгатьсезлек белдерә. 

– Бүген иртән миңа Ринат Рәхмәтуллинның бер газетага биргән әңгәмәсен җибәрделәр. Анда ул минем «Чакыр гына мине» җыры белән зур сәхнәгә чыгуымны һәм тамашачылар мәхәббәтен яулавымны белдерә. Моңа охшаш статья берничә ел элек бер тапкыр чыккан иде инде. Бүген тагын кабатланды. Ул вакытта тавыш-тынсыз гына уздырдым. Бүген язылучыларымнан күп кенә СМС-хәбәрләр алгач, бу хакта аңлатма бирәсем килә, – дип башлый сүзен яшь җырчы.

Марат Яруллин сүзләренчә, Ринат Рәхмәтуллин аны 2018 елда Мәскәүдә узган концертына чакырган һәм аның репертуарындагы бер җырны башкаруын сораган. Алар икесе бергә «Чакыр гына мине» җырын сайлаган. 

– Ул көнне чыгыш ясаганнан соң Ринат абый миңа килеп рәхмәт әйтте, чөнки җыр башкача яңгыраш алды. Халыкка да ошады. Концерттан соң Ринат абыйдан: «Бу җырны чараларда, концертларда башкарырга ярыймы?» – дип сорадым. Ул миңа ризалыгын бирде. Күпмедер вакыттан соң халык аны Интернетка куюымны сорый башлады. Бу эшне дә аның ризалыгы белән эшләдем. Күпмедер вакыттан соң Ринат абый миңа шалтыратып, җырны артык еш башкаруымны әйтте. Җырны йә сатып алырга, яки җырлаудан туктарга сорады. Дөресен әйтәм, бу композиция миңа бик ошый. Һәм мин аны озакка сузмыйча, сатып алдым. Димәк, документлар буенча бүгенгә бу җырга булган барлык хокуклар миндә. Икенчедән, Ринат абый Мәскәүдәге «Космос» мәдәният сараенда уза торган концертына сәхнәгә яңа гына аяк басучы ниндидер бер яшь җырчыны чакырыр идеме икән? Бу концертка кадәр дә бик күп эш эшләнгән иде инде. Җырларым, клипларым бар иде. Шуңа күрә ул концертка мине күрергә теләүчеләр дә килгәндер дип уйлыйм, – ди ул. 

Шуннан соң Марат Ринат Рәхмәтуллинга мөрәҗәгать итә.  
– Хөрмәтле, Ринат абый! Мине «Чакыр гына мине» җыры зур сәхнәгә алып чыкты дип уйлап, бик нык ялгышасыз. Әйе, чынлап та, Сез бу җырның авторы һәм беренче башкаручысы. Тик мин бу онытыла барган җырга яңа сулыш өрдем һәм ул кабат хит булды, – дип белдерә Марат Яруллин.           

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Нинди мәгънәсезлек, популяр булу өчен Илһам булырга кирәк. Тыныч яшәгез, Ураза ае бит

    Хәзер укыйлар