Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Рифат Зарипов күңелсез хәлгә шаһит булган

Татарстанның атказанган артисты Рифат Зарипов берничә көн элек кенә гаиләсе белән Төркиягә ял итәргә киткән иде. Инстаграм аккаунтыннан без аның бәхетле елмайган фотоларын карап бардык. Күңелле ялны тиз арада өзәргә туры килмәгәе җырчыга.

Татарстанның атказанган артисты Рифат Зарипов берничә көн элек кенә гаиләсе белән Төркиягә ял итәргә киткән иде. Инстаграм аккаунтыннан без аның бәхетле елмайган фотоларын карап бардык. Күңелле ялны тиз арада өзәргә туры килмәгәе җырчыга.

Кичә ул үзенең язылучыларын шиккә салып, ерак Төркиядән янгын күренешләре төшерелгән видеосы белән бүлеште. Ул ял иткән Сиде шәһәре Антальяга якын гына. Ә Антальяда инде берничә көн урманнар яна. Рифатның видеосыннан күренгәнчә, самолетлар диңгездән су алып, янгын өстенә сиптерәләр. Күктә вертолетлар оча. Болар барысы да дөньяның төрле илләреннән килгән туристлар күз алдында. 

Рифатның инстаграм сәхифәсен карап баручылар аның өчен чынлап торып хафага төшкән. «Әйдә, булды, кайтыгыз!» – дип яза күпләр. Берәү болай дип язып куйган: «Лучше авылга кайтып, свежий бәрәңге, каймак, укроп ашавың үзе ни тора. Шулай йөрегән буласыз инде... аптырыймын шуңа!» Рифат өчен борчылалар: «Сезне очыртып алып китмәсен тагын, 40 кило гәүдәгез бар», – диючеләр дә бар. 

РИА «Новости» хәбәр иткәнчә, Манавгат шәһәре янында урманнар яна башлаган. Әлеге шәһәр Антальяның провинциясе санала. Янгынны сүндерү өчен берничә самолет, вертолетлар, йөзләгән янгын сүндерү машиналары, авыр техника җәлеп ителгән.  

фото: https://www.instagram.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар