Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Лилия Муллагалиева: “Без синең белән күп сынаулар кичердек, улым!”

Татарстанның атказанган артисты Лилия Муллагалиеваның олы улы Данилга 18 яшь тулды. Шул уңайдан җырчы шәхси битенә күңелне тетрәндерә торган пост элде. Баксаң, Лилия ханымның беренче сабые дөньяга бик авырлык белән аваз салган икән. 

Татарстанның атказанган артисты Лилия Муллагалиеваның олы улы Данилга 18 яшь тулды. Шул уңайдан җырчы шәхси битенә күңелне тетрәндерә торган пост элде. Баксаң, Лилия ханымның беренче сабые дөньяга бик авырлык белән аваз салган икән. 


– Барлык кичерешләр, сөенечләр, күз яшьләре кичәгедәй хәтердә, – дип искә ала ул көннәрне җырчы. – Әйе, күз яшьләре сөенечтән дә, көенечтән дә булды.
14 сәгать чирләдем һәм табибларның салкын карашлары аркасында әздән генә сине югалта яздым, улым. Бу кичерешләрне мәңге онытылырлык түгел.
Инде үземнең дә күз аллары караңгыланды. Аңны җуяр дәрәҗәдә идем, көчкә тартып-сузып, өстемә атланып сине таптырдылар... Инде котылдым, ниһаять тудырдым дип җиңел сулап куймакчы идем, юк, баланың суламавы, үпкәсе тулы су икәне, бик каты һавасызлыктан интеккәне ачыкланды. 
Әле дә истә: груша башлы, кап кара төстәге җан кисәген болгап-болгап тордылар да, тиз генә алып та киттеләр. Менә шулай улымны күрмичә дә, кочаклый алмыйча да калдым. Үзем, авыл кызы булганлыктан, күрәсең, күз тамырлары шартлап, тагын әллә ниләр эшләп бетсәм дә, тиз аякка бастым, рәтләнә башладым. Сөтем дә күп булып төште. Ләкин ашатырга баламны гына бирмәделәр, ул үзе сулый алмый, пневмония, һәм башка күп төрле диагнозларны санап киттеләр.
Шулай ике көннән соң махсус тын алу җайланмасына тоташтырылган, бар җиренә система, тагын әллә ниләр куелган улымны, Ашыгыч ярдәм машинасы белән реанимация бүлегеннән беренче балалар хастәханәсенә алып киттеләр. Мин күз яшьләремә тыгылып, өзгәләнеп, үкси-үкси елап, күкрәкләрем шартлар дәрәҗәдә утырып калдым... 
5 көн дигәндә мине чыгардылар. Бала табу йортыннан баласыз чыгудан да олы кайгы юк. Моны кичерергә язмасын. Ярый әле улымның исән булуы бераз өмет бирә иде, тиз генә җыенып туп-туры хастаханәгә юл тоттык.
Шулай итеп сөтемне савып, бутылкаларга салып, тамчысын да әрәм итмичә көн дә улыма йөри башладым. Баш очына утырып Аллаһымнан сорадым да сорадым... Гомер сорадым, гарип калмавын сорадым. Чөнки табиблар бернинди дә тулы ышаныч бирмәделәр. Исән калган очракта да төрле авырулар булырга мөмкинлеген әйттеләр.
Илсур белән өй төзи башлаган чор. Аның тын алырлык та вакыты юк... Көн дә иртән мине хастаханәгә илтеп куя, кич барып ала. Кайткач елый-елый сөйләшүләр, өметле күз карашлары... Шулай 21 көн узып китте, тик Данил һаман да аппаратсыз сулый алмый иде. Аппараттан аерып карыйлар, бер-ике сәгать эчендә бала зәңгәрләнә башлый. Кабат кушалар. Өченче тапкыр аергач Аллаһыма шөкер, ниһаять, Данил даими рәвештә сулый башлады. Ул вакытта сөенүләр, шатланулар.... Табибларның да сабыр булырга өндәп торулары, ярдәмнәре миңа көч бирә иде. Менә шулай 1 ай була дигәндә безне өйгә чыгардылар. 
Ай буе сөтемне бетермичә, шешәдән ашарга өйрәнгән булуга карамастан, тырышып- тырышып мин аны имезергә өйрәттем һәм 1 яшькә кадәр ашаттым.
Тормыш шулай җайланып киткәндәй булды, әмма туганда күргән җәрәхәтләр Данилның үсешенә нык комаучалады. Бары тик Аллаһы Тәгаләнең ярдәме белән, Илсурның үз сүзендә нык торып, табибтан табибка йөртүе, 4 яшьтән хоккейга бирүе, физик яктан гел шөгыльләнеп торуы, кыйммәтле дарулар белән вакытында дәвалаулар, массажлар, 5 бал белән туган, 21 көн суламаган Данилны аякка бастырды. 
Бүген улым сиңа 18 яшь. Бу сынаулар Аллага шөкер артта калды. Берүк сәламәт бул бәгърем, күп курдең инде син, чыдам, тырыш булырга өйрәндең. Шуңа күрә минем сиңа бер кешедән дә кыек сүз әйтертәсем килми. Син башка төрле, үзенчә, кадерле. Бәхетле бул, балам! Яратам, яклыйм, кызганам үзеңне. Аңлата алмаслык икенче төрле хис белән сиңа карыйм. Рәхмәт сиңа! Син мине әни кеше иттең. Без синең белән күп сынауларны җиңәргә өйрәндек. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар