Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Кем нинди әти?

Бүген – Әтиләр көне! Әтиләр көне уңаеннан, «Сөембикә» журналы популяр әтиләргә «Сез нинди әти?» дип сорау биргән иде. Кем ничек дип җавап бирде икән?

20 июнь – халыкара Әтиләр көне! Әлеге көнне беренче тапкыр рәсми төстә Америкада 1966 елда уздыралар. Россиядә исә ул бары тик 2014 елдан гына үткәрелә. Төгәл датасы да төрле төбәктә төрлечә. Бүген Әтиләр көнен дөньяның утызлап илендә билгеләп үтәләр. 

Әтиләр көне уңаеннан, «Сөембикә» журналы популяр әтиләргә «Сез нинди әти?» дип сорау биргән иде. Кем ничек дип җавап бирде икән?

Раяз Фасыйхов. Ике бала әтисе. Кызы Венера һәм улы Рамазан.

«Мин яратучан, кырыс, йомшак, гадел әти (елмая). Бүгенге көндә безне тәрбияләгән алымнарның барысы да эшләнеп бетми. Күбрәк диалог аркылы тәрбиялим. Менеп төшкән вакытлар да була, бигрәк тә Рамазанга. Ләкин мин алар белән дус, һәм бик яратам җимешләремне! Балаларны соңга калып алып кайтырга кирәкми. Карьера төзергә кирәк, моны эшләргә кирәк, дип, оныклар карар вакыт җиткәндә бала алып кайтырга кирәкмидер, дип уйлыйм. Менә миңа бары тик 38 тула, ә инде 10 һәм 12 яшьлек балаларым бар, Аллаһка шөкер. Мин алар белән сабыйлана да алам, җитди дә сөйләшәм. Аллаһы Тәгаләбез бала кайгысы күрсәтмәсен. Идеаль әти булмасам да, яратучы әти мин. 

Данир Сабиров. Ике бала әтисе. Кызлары Мәрьям белән Дания.

«Мин үземне мактасам, дөрес булмас. Син начар әти, дип беркемнең дә әйткәне юк әле. Шулай булгач, яхшы әти булып чыгам, күрәсең. Барыннан да элек, мин кызларымның таянычы, киңәшчесе һәм дусты. Алар белән – миңа, минем белән аларга кызык. 

Булат Бәйрәмов. Өч кыз әтисе.  Кызлары Таңсылу, Зифа һәм Зәйнәп. 


«Беренче чиратта мин кызларымны бик яратучы әти. Кызларыма карата йомшаграк, ләкин шул ук вакытта таләпчән дә. Сораган һәрбер әйберләрен дә шунда ук алып бирә торган әти түгел. Балаларны бик узындырмыйм. Кирәк әйбреләрен алар аңлатып бирергә тиеш, нәрсә өчен бу әйбер кирәк. Шул очракта алып бирәм». 

Зөлфәт Зиннуров. Ике кыз әтисе. Кызлары Зәлия белән Зифа.

«Зөлфәт Зиннуров нинди әти?» дигән сорауга җавапны җырчы һәм шоуменның кызы Зәлия бирде: «Әтием, син – матур әти, әйбәт әти, бөтен әйберне рөхсәт итә торган әти. Без сине бик яратабыз». 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар