Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Җырчы Иркә мобилизацияләнгән ире Артурга: «Исән-сау әйләнеп кайт!»

Җырчы Иркә мобилизациягә эләккән ире Артурны бүген озатты. 

Җырчы Иркә мобилизацияләнгән ире Артурны бүген озатты. 

Артурга повестка ике көн элек килгән булган. Иркәгә икенче көнне генә бу хакта хәбәр иткән. «Кич белән алган, төне буе миңа әйтергә әзерләнгән, иртә белән тыныч кына килеп әйтте. Мин инде бик нык сораган идем Аллаһы Тәгаләдән бу хәл булмасын иде дип. Балалар да бар бит әле», – ди Иркә. Артур үзе мин китәргә әзер дип әйтә икән. 

Белгәнебезчә, Артур белән Иркәнең кечкенә балалары бар. «Артур аларга җайлап кына аңлатты. Армиядәге хәрбиләр махсус хәрби операциягә китәләр, алар урынына хезмәт иткән ирләрне җыялар, илне яклар өчен булышырга барам», – ди Иркә, күз яшьләрен сөртеп. 

Артур Калининградта диңгез пехотасы гаскәрендә хезмәт иткән. 2010 елда демобилизацияләнгән булган. 

Видео: Фагыйлә Шакирова
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Исэн сау кайтырга насыйп ит Раббым барлык киткэннэргэ!

    Хәзер укыйлар