Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Фәридә Әхмәтшина: «Яратып эшләнгән эш уңышка китерә»

Мин үземне белә башлаганнан бирле, «Фәридә-Алсу» дуэтының җырларын көйләп йөргәнемне хәтерлим. Хәзер инде үзем дүртенче дистәгә якынлашып киләм, ләкин Фәридә апа белән Алсу апа бер дә үзгәрми. Алар көннән-көн чибәрләнә генә бара. Репертуарлары тагын да эчтәлекле һәм күңелгә үтеп керерлек җырлары белән сокландыра. «Фәридә-Алсу» дуэтына 30 ел тулган көннәрдә, алар Татарстанның халык артистлары дигән мәртәбәле исемгә дә лаек булды. Ниһаять! Әле шушы көннәрдә генә Фәридә апа Әхмәтшина үзенең 50 яшьлек юбилеен да билгеләп үтте. Берсеннән-берсе бәхетле вакыйгалар...

Фәридә апа, сез – өч бала әнисе, иҗатта да зур уңышлар казанып яшисез. Вакытны ничек табып бетерәсез?
Әйе, мин күп балалы әни булуым белән бик горурланам. Хатын-кызның төп миссиясе – әни булу. Гаиләдә барысы да яхшы булганда, эш тә гөрләп тора. Минем сәхнә тормышым белән гаиләм бергә үрелеп бара. Вакытны дөрес итеп планлаштырсаң, барысы да яхшы гына уза. Мин эшләремне язып барам. Аннары гаиләм өчен, республикам өчен һәм үзем өчен нәрсә эшләгәнемне дә көн саен язам. Бу өч пункт та көн дәвамында тулы һәм нәтиҗәле булырга тиеш. 

Хәзерге көндә бик популяр булган «ресурслы халәт» турында да сөйләшеп алыйк әле. Сез ресурсны кайдан аласыз?
Ресурслар... Бу – гаилә, минем йортым, туган нигезем. Башкортстанның Бакалы районыннан мин. Әти-әнием шунда яши. Без гаиләдә дүрт кыз – сеңелләрем – Венера, Резедә һәм Гөлназ. Әтием безне байлыгым дип горурланып әйтә. Мин әтиемнән күп нәрсәгә өйрәндем. Оптимист булу, һәрнәрсәдә матурлык күрү, минусны плюска әйләндерү әтидән күчкән. Әнидән матурлык булдырырга – табын әзерләргә, югары сәнгать зәвыгына, үз-үземне матур тотарга, гомумән, тормыш буенча матур булырга, дипломатиягә өйрәндем. Мин әти-әниемә бик рәхмәтле. Алар мине мәхәббәткә, назга төреп үстерде. Шундый мохиттә үскән чәчәк башкаларны да бәхетле итәчәк.

Шулай ук мин энергияне табигатьтән – кошлар сайравыннан, чәчәкләрдән алам. Үзем дә флористика белән шөгыльләнәм. Бу эш мине бик тә тулыландыра. Илһамланып, шигырьләр, көйләр язам. Тормыш иптәшем Маратым, балаларымның уңышлары да канатландыра. Ресурслар – якын-тирәмдә. Аларны күрә белергә һәм рәхмәтле булырга гына кирәк. 

Үз нәселемне белү, тамырларымны барлау да мине көчле итә. Әтием – затлы Үтәкләр нәселеннән, 13 буын дәү әтиләремне беләм. Рухлары шат булсын. Алар турында Марсель Әхмәтҗановның «Татар шәҗәрәләре» дигән китабында да язылды.  

Фәридә апа, бер кичке аш вакытын күз алдына китерик әле. Табын артына җыелыдыгыз һәм... 
Кичке ашларны аеруча яратам. Өлгерсәм, үзем тәмле әйбер пешерәм. Юк икән, Маратым гаҗәеп ризыклар әзерли. Балалар ул пешергән балык, ит ризыкларын аеруча ярата. Табын артына җыелабыз да, рәхәтләнеп узган көн турында сөйләшәбез. Акрын гына джаз музыка уйнап тора. Олы улым татлы ризыклар ярата, ул безне һәр кич диярлек сыйлый. Видеоэлемтә аша Башкортстанга әти-әнигә шалтыратабыз, хәлләрне белешәбез. Шундый кич утырулар көннең иң рәхәт мизгелләредер, мөгаен...

Балаларыгыз да әти-әниләре кебек иҗатка тартыламы? Алар нәрсәләр белән шөгыльләнә?
Гаиләбездә һәрберебез – иҗат кешеләре. Марат – атказанган сәнгать эшлеклесе. Ул музыка тудыра, автор, композитор. 7 дән артык фильмга саундтрек, 100 дән артык спектакльгә көйләр язган кеше. Дуэтыбызның да продюсеры. Безгә һәрвакыт кызык. Уртак темаларыбыз шундый күп. Театр, кино, эстрада, сәнгать, мәдәният турында сөйләшәбез. Улларыбыз икесе дә музыка мәктәбендә фортепиано классын кызыл дипломга тәмамлады. Әтисе әйтмешли, якындагы матурлыкны күрә белсеннәр өчен укыттык. Икесе дә музыка юнәлеше буенча китмәде. Саматыбыз КФУда нефть һәм газ технологияләре буенча магистратураны тәмамлый. Фәрхәт улыбыз КФУда халыкара мөнәсәбәтләр буенча икътисадчы белгечлегенә укый. Зур байлыгыбыз – Аллаһы Тәгаләдән сорап алган Әлфия кызыбызга тиздән 11 яшь тула. Ул да музыка мәктәбендә укый. 4 нче сыйныфны тәмамлап, урта мәктәпкә күчте. Казан шәһәре балалар филармониясенең солисты. Балаларыбызның юллары ачык булсын, яхшы кешеләр генә очрасын.

Үзегезне «көчле хатын-кыз» дип саныйсызмы?
Мин хатын-кызның көчлелеге аның йомшаклыгында дип уйлыйм. Кайбер ситуацияләрдә ул, бөтенесен үз кулына алып, ниндидер хәрәкәтләр ясый ала. Ләкин көчле затка эшләргә мөмкинлек калдырырга кирәк. Үзеңне гүзәл зат, көчсез, бу хәлне чишә алмаслык итеп тотасың икән, синең яндагы ир-ат барысын да үз кулына алып, тагын да яхшырак эшләячәк. Шул вакытта моны бәяләргә һәм аңа рәхмәт әйтергә кирәк. Ир кеше аннары тагын да канатланып китә. Хатын-кызның акыл көче дә шунда. 

Хатын-кыз арасында гына түгел, ә иҗат өлкәсендәге гүзәл затлар арасында дуслык була алмый дигән сүзләрнең дөрес түгеллеген раслаган кешеләр сез. «Фәридә-Алсу» дуэты – бар яктан да үрнәк! Сез бер дә аерылып тормыйсыз кебек. Тормышта да, иҗатта да бергә...
Мин Аллаһы Тәгаләгә тормыш юлымда Алсуымны чыгарганга бик рәхмәтле. Без бер-беребезгә бер сүз әйтмичә дә күз карашыннан аңлаша алабыз. Бер тәүлек сөйләшми торсак, ел буе сөйләшмәгән, күрешмәгән кебек. Сөйләшер сүзләребез бетми. Минем – алтын кешем ул. Без 1992 елда таныштык. 1 нче курста укыганда, Масловка совхозына эшкә җибәрделәр. Көндез эшлибез, кич белән концерт куябыз. Клубта дуэт буларак җырладык. Иң беренче җырыбыз «Зинһар өчен, кермә төшләремә» булды. Төркемдәшләр – Рәсим Низамов һәм калганнар «Бу искиткеч, тавышларыгыз шундый тәңгәл килә. Бер кеше җырлаган кебек», дип сөендерде шулчак. Хәтерлим, татар теле укытучыбыз, миңа бер дә җырлап күрсәткәнегез юк, диде. Шулай итеп без тагын Алсу белән җырлап күрсәттек. Укытучыбыз күз яшьләрен сөртеп елап утыра иде. Ул да шушы юнәлештә дәвам итәргә кирәклеген кат-кат кабатлады. «Сез дуэт буларак җырларга, милләтебез горурлыгы булырга тиеш», – диде. Эстрадада мондый дуэтлар юк иде әле. Шулай итеп, иҗат дөньясына кереп киттек. Алсу белән хәтта ир-балаларыбызны бер вакытта тудырдык. Әлфиябез – дуэтыбызның чәчәге. Икебезгә – 5 бала. Алсу да үз кызы кебек ярата. Юбилей концертында да өчәүләшеп чыгыш ясадык. 

Киләчәккә нинди планнар белән яшисез?
Алга таба да зур планнарыбыз, матур проектларыбыз бар. Безнең 30 еллык юбилей концертыннан соң канатлар тагын да үсте. Татарстанның халык артистлары исемен биргәч, бик куандык. Мин, ярый әле янымда Алсуым булды, дип сөендем, ә ул миңа шул ук сүзләрне кабатлый. Шатлыктан еладык, тамашачылар басып алкышлады. Ничек кенә концертны дәвам итик икән дип борчылдык. Үзебезне кулга алдык та, ахырга кадәр концертны югары дәрәҗәдә оештырып чыктык. Әле бит концертта әти-әниләрем, Алсуның әнисе, гаиләләребез дә бар. Бөтен якыннарың сау-сәламәт булып, гаиләң – зур терәгең, республика җитәкчелеге эшебезне югары бәяләп, шундый дәрәҗәле исем бирүләре бәхет түгелме?! Киләчәктә Камал театрыбызның яңа бинасында тере тавыш белән камерный концерт ясау турында хыялланабыз. Тамашачылар белән җанлы аралашу, җылы мөнәсәбәт җитми... 

Бер дә аерым гына җырлау теләгегез булмадымы?
Аерым җырлау кызык түгел... Хәзер җырчылар бик күп. Менә дуэт булып җырлап карагыз. Бер-береңне тоярга, кайдадыр юл куярга яки юл күрсәтергә, аңларга, үпкәләмәскә, ярдәм итәргә кирәк. Бу – аерым фәлсәфә. Шәхсән һәрберебезнең үз тормышы бар бит инде. Гаилә бәйрәмнәрендә, Марат гитара алып, мин үзем генә җырласам да, Алсуның тавышы җитми. Бу – безгә Аллаһы Тәгаләдән бирелгән миссия. Хәзерге көндә без дуэт буларак кына җырламыйбыз. Ә Казан шәһәре филармониясендә эшлибез. «Чулпан» мәдәният үзәгебез бар. Без – иң бәхетле артистлар. Төрле тамашаларда, спектакльләрдә, әкиятләрдә уйныйбыз. Актрисалар буларак та үсәбез. Балалар филармониясе белән бергә эшләү дә – зур табыш. Без алардан өйрәнәбез, алар – бездән. 

Сезнең тагын бер үзенчәлегегезгә басым ясыйсым килә. Сез – табигый гүзәллегегез белән аерылып торучы җырчы. Төрле матурлык процедураларына ничек карыйсыз?
Хатын-кызның матурлыгы аның эчке халәтенә бәйле. Әгәр күңел балкып тора, уйларың яктылык, позитив, игелекле ниятләр белән тулган икән, тышкы кыяфәтең дә матур була. Матурлык процедуралары кирәк, әлбәттә. Ләкин мин матур музыка тыңларга, күңелле кинолар карарга, яхшы кешеләр белән әңгәмәләр укырга яратам. Кызыклы шәхесләр гел үзенә тартып тора. Минем дөньям романтик, бик нечкә, нәзберек. Мин анда бөтен кешене дә кертә алмыйм. Ләкин күңел касәм тулып торганда, аны башкалар белән уртаклашырга телим. 

Сез бик бәхетле хатын-кыз!
Әйе, мин бик бәхетле. Мине үзем яраткан, алар мине яраткан якын кешеләрем кадерләп яши. Тамашачыларым рәхмәтен тоям. Шуңа күрә юбилей кичәмне дә «Ярты гасырлык бәхет һәм мәхәббәт чорым» дип атадым. Киләсе ярты гасыр гомерем дә мәхәббәттә, бәхеттә, сәламәтлектә һәм шушы кешеләрем белән узсын иде дип телим. Тормыш девизым да – яратып эшләнгән эш гел уңышка алып килә. Яратырга, иҗат итәргә, рәхмәтле булырга кирәк. Үз-үзеңне кабул итәргә, үзең белән гармониядә яшәргә кирәк. Һәр көнгә, шушы тормышым өчен Аллаһыга, әти-әниемә рәхмәтле. Мин бит таш булып та яратыла ала идем. Ләкин бу якты дөньяга туганмын икән, аны лаеклы, матур һәм рәхмәтле булып узарга кирәк. 

 

Теги: Фәридә-Алсу дуэт эстрада татар җыры җырчы Фәридә Әхмәтшина Карлы чыршылар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар