Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Гүзәл Уразовага җырларга рөхсәт итмәгәннәр.

Гүзәл Уразова инстаграм челтәрендә җырчы булып китү тарихы белән бүлешә. Ул җырчы булырга теләмәгән дә икән.

 

«Мине фонограмщица, җырлый белми ул, дип язган кешеләрне инстаграмда күргәнегез бардыр инде. Яки Гүзәл Уразова бит ул үзе җырламый, аның тавышын компьютер белән эшлиләр, диләр. «Чикерткә кебек сикерә», «Бии дә белми»,  «Нигә кирәк соң ул биергә!» «Басып кына җырла!» ише язмаларны язучы кешеләр дә бар», – дип яза җырчы. Һәм тәнкыйтьчеләренә җавап бирә. 


«Әйе, мин, бәлки, җырчы түгелмендер, бала чактан җырчы булырмын дип уйламадым да. Тугызынчы классны тәмамлагач юрист булам, юридик факультетка Пермьгә укырга керәм дигәч, әти ризалык бирмәде. Аннары Казанга журналистикага укырга килдем. Түләүсез укырга керә алмагач, вакытлыча белем ала торыйм дип, сәнгать институтына укырга кердем. Анда да мине бушка укырга алмадылар. Түләп укыдым. И, гарьләнә идем шуңа. Әти-әни алдында шундый уңайсыз иде. Студент чагымда  акча эшләү ягын уйлый идем. Алай булмый бит инде: мин укыйм, әниләр түли... «Хомай» дигән яшьләр концерт группасы бар иде шунда мине бэк-вокалистка итеп алдылар. 2001 елда Әлфис Кыямов концертларында бер-ике җыр  белән чыгыш ясый идем. Мәрхүм Марсель абый Иванов күреп алып, солянкаларга чакырды. Хәтердә, Бардага килгәч мин солянкада "баш" җырчы Фердинанд абый Сәлаховтан туган ягымда булгач, ике җыр җырларга рөхсәт сораган идем. Ул миңа: «Менә үзең җырчы булгач, икене җырларсың», – дигән иде. Инде күп еллар узды. Мин ике генә түгел, 250 дән артык җыр җырладым», – дип, Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтен әйтә Гүзәл Уразова.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Кончеллэр телэсэ ни язсын. Э Сез жырлагыз, Гузэл. Сез чын талант.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Шоу ясый. Балалары 4эу . Шунын очен хормэт итэргэ була.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Эйе, Нижнекаскида Гузель Уразованын концертына бардык!!!! Бик нык ошады, тавышы да матур, биюе дэ!!молдец! Булдыра!

        Хәзер укыйлар