Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Гөлназ Асаева белән Вилдан Шәмсетдиновлар гаиләсе зур яңалыклары белән уртаклашты

Гөлназ Асаева белән Вилдан Шәмсетдинов законлы никахларын теркәгәннәр.


Гөлназ Асаева белән Вилдан Шәмсетдинов законлы никахларын теркәгәннәр.


Моның турында Гөлназ үзенең Инстаграмында хәбәр итте.
Яшьләр Уфаның Телецентр алдында урнашкан ЗАГС бүлегендә язышкан.
– Бары тик без генә офиска эшкә китеп барышлый язылышып чыга алабыз. Безнең кебек нормаль булмаганнар тагын бармы монда? – дип язган җырчы.
Язылучылары аларны законлы никахлары белән котлаганнар. Туйсыз, кунакларсыз гына өйләнешүләрен хуплаучылар да бар. "Дөрес эшләгәнсез, нәрсәгә ул "показуха"? Туй – ул мәшәкать кенә, акча туздыру һәм нервлар бетерү", – дип язган берсе.
Әмма яшьләрнең зурлап туй уздырмауларын аңлап та бетермәүчеләр бар. "Ник болай күңелсез? Туй бит ул гомерлек истә кала торган матур бер тантана, ак күлмәк, туганнар очрашуы..." – дигән андыйлар.
Исегезгә төшерәбез, Гөлназ белән Вилдан Шәмсетдиновның никахлары 2020 елның җәендә Уфада булган иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

Хәзер укыйлар