Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Фирдүс Тямаев операциядән соң беренче концертын куйды

Фирдүс Тямаев Германиядә ясаткан операциядән соң, беренче концертын куйды

Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев Германиядә ясаткан операциядән соң  беренче концертын куйды. Зур тамаша Мөслимдә узды, ике сәгатьтән артык барды. Әлбәттә, операциядән соң Фирдүскә биергә дә, сикерергә дә ярамый.  Әлегә артист аягына Германиядә эшләнгән махсус җайланма кия.  Фирдүс тамашачыга моңсуланырга ирек бирмәде.  Җырлар да, биюләр дә hәрвакыттагыча, җитәрлек дәрәҗәдә булды.  "Шундый яшәү рәхәт! Миңа ак халат кигезгәч, мин әйтәм  байлык та, барлык та кирәкми. Үзегезнең исәнлегегезне саклагыз, ялгыз калмагыз! Тормыш ничек кенә кыйнаса да, бирешмәгез! "  – дип мөрәҗәгать итте артист тамашачысына. Җырчы популяр булган җырларының берсе "Ялгыз торна"ны башкарды.

Операциядән соң бер ай да ял итмичә, сәхнәгә чыгып баскан артистны Инстаграмда утыручылар төрлечә кабул иткән. Кемдер Фирдүсне ачуланып язган: "Ничек инде үз сәламәтлегеңә шулай җиңел карап була? " – дип.

"Яратам Сезне Фирдүс! Сездән көчле энергетика  килә. Исәнлегеңне сакла", "Безнең якларга кайчан киләсең, көтәбез!" дип язучылар да күп.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар