Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Филүс белән Иркә зур сөенечләре белән уртаклашты

Татарстанның атказанган артисты Филүс Каһировның сөенечле хәбәре бар. Аңа Башкортстанның атказанган артисты исемен биргәннәр.

Татарстанның атказанган артисты Филүс Каһировның сөенечле хәбәре бар. Аңа Башкортстанның атказанган артисты исемен биргәннәр. Бу хакта Инстаграмында Элвин Грей хәбәр итте.

– Филүсне дәрәҗәле бүләк алуы белән котлыйм һәм иҗат уңышлары телим», – дигән ул. Исегезгә төшерәбез, Радик Юльякшин Башкортстан башлыгының мәдәният һәм яшьләр сәясәте мәсьәләләре буенча киңәшчесе.

Узган атнада шундый ук сөенчесе белән Иркә дә уртаклашкан иде. Ул да үзенә Башкортстанның атказанган артисты бирүләрен хәбәр итте. 

– Гади авыл кызының «Башкортостанның атказанган артисты» исеменә лаек дип табылган көн бүген. Әлеге зур исемне Башкортостан башлыгы кулыннан алу үзе бер дәрәҗә. Елыйм. Күңелдә чиксез рәхмәт хисе. Хөрмәтегез һәм зур бәягез өчен рәхмәт!
Эшеңне күреп бәяләүләре иң югары дәрәҗә.

Без – ике тугандаш халык, телебез охшаш, җырларыбыз бер, моңыбыз – үзгә! Һәрчак дус, тату яшик, бергә булганда – без көчле, – дип бәхетле мизгелләре белән уртаклашкан иде җырчы.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар