Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Эльмира Кәлимуллина балачагының авыр мизгеле турында сөйләде

Җырчы шәхси хәле турында моңа кадәр сөйләми иде. Аның кемгә кияүгә чыгуы турында да бик озак билгеле булмады. «Право выбора» дип аталган ютуб тапшыруда Эльмира ачыктан-ачык үзе хакында сөйли. 


Җырчы шәхси хәле турында моңа кадәр сөйләми иде. Аның кемгә кияүгә чыгуы турында да бик озак билгеле булмады. «Право выбора» дип аталган ютуб тапшыруда Эльмира ачыктан-ачык үзе хакында сөйли. 


Җырчының әти-әниләре төзүчеләр. Эльмира унынчы сыйныфта укыганда авыр хәлдә калганнар. Әтисен 5 миллиард сум бурычка батыралар. Ул чорда акчалар миллион, миллиардлар белән саналган. Эльмира моны махсус эшләүләрен, әтисен алдауларын әйтә. Бурыч исәбеннән өйләреннән мебельләрен, компьютерны алып чыгып китәләр. Әнисе балаларны ашату, иренә ярдәм итү өчен өч эштә эшли.

Әтисе эчүгә сабыша. «Әти эчте, әни елады, ашарга юк. Әтидә яклаучы күрмәдем, чөнки ул үзен аракыдан, безгә авырлык китерүдән яклый алмады. Билгеле, ул аны аңлап эшләмәде. Әтинең беркемгә дә авырлык китерәсе килмәде. Мин моңа бик ышанам», – дип сөйли ул. 


«Әтиемне бик яратам. Соңыннан гына аңладым, ул хисләрен күрсәтә белмәгән. Мин яратуы турында әйтә белмәгән. Бәлки шуңа да сәхнә  компенсация булгандыр. Сәхнәгә мин ярату алу өчен чыктым», – ди Эльмира Кәлимуллина.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Эльмираның бизнес онлайнда басылган әңгәмәне тулысы белэн укыдым. Ошады дип әйтп алмыйм, күңелдә юшкыны калды дию дөресрәк булыр. Гигиена кирәк-ярагы, интим мәсьәләләр турында авыз тутырып сөйләп утыру мәгьнәсезлек

    • аватар Без имени

      0

      0

      Нигә кирәк инде бу турыда язырга.Аңламыйм.

      Хәзер укыйлар