Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Эльмир Низамов яшь мәдәният эшлеклеләре өчен РФ президенты премиясе лауреаты булды 

Композитор Эльмир Низамов берничә ел рәттән әлеге премигә номинацияләнде, һәм һәрвакыт аңа җиңү өчен бер-ике тавыш җитми кала иде.

Композитор Эльмир Низамов берничә ел рәттән әлеге премигә номинацияләнде, һәм һәрвакыт аңа җиңү өчен бер-ике тавыш җитми кала иде. Бу юлы Эльмирга уңыш елмайды. Низамов белән бергә премия лауреаты Төньяк Кавказ филармониясе симфоник оркестрының баш дирижеры Димитриос Ботинис һәм актриса Анна Чиповская булды. 

Яшь мәдәният эшлеклеләре өчен президент премиясе 2011 елдан бирле тапшырыла һәм номинантларның яше 36 яшь белән чикләнә. 

«Низамовның иҗаты төрле жанрларда эшли белүе, милли фольклор элементлары белән академик музыка алымнарын оригиналь яраштыру, озын, масштаблы музыкаль полотноларда үсеш динамикасын төзү белән аерылып тора», – дип әйтелгән Кремль сайтындагы хәбәрдә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар