Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Дамир Фәттахов кызы егете белән «Танцы» проектына узган

Татарстан Республикасының Яшьләр эшләре буенча элеккеге министры, Яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык җитәкчесе урынбасары Дамир Фәттаховның кызы Сабина «ТНТ» телеканалы уздырган «Танцы» проектында катнашачак.

Татарстан Республикасының Яшьләр эшләре буенча элеккеге министры, Яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык җитәкчесе урынбасары Дамир Фәттаховның кызы Сабина «ТНТ» телеканалы уздырган «Танцы» проектында катнашачак. 16 яшьлек Сабинаның 18 яшьлек Әмир белән дуэтыннан фрагментларны әтисе «Вконтакте»га куйган. Әлеге парның хореографы – кызның әнисе Анастасия Фәттахова. Яшьләрне уртак иҗат һәм мәхәббәт якынайткан. Алар шоуда dance hall стилендә биегән. Шунысы кызык: Әмирнең әтисе Таһир белән Сабинаның әнисе Анастасия заманында Казандагы төнге клубларның берсендә бергә чыгыш ясаган булганнар. Кызының әлеге проектта катнашуын Фәттахов үзе бик лаеклы, профессиональ яктан әзерлекле дип хуплый. «Сабина – максатчанлык һәм мөстәкыйльлек үрнәге ул. Биюгә үзе барды. Сайлау турларын узып, телевизион этапкача килеп җитте», – дип яза Яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык җитәкчесе урынбасары.    

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар