Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Безнең яшьлек җырлары

Кичә Казанның УНИКС Концертлар залында «ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыятенең – 15, «Күңел» радиосының 25 еллык юбилейлары уңаеннан оештырылган концерты залны рәхәт бер дулкында тибрәтте.

Кичә Казанның УНИКС Концертлар залы шыгрым тулы залны рәхәт бер дулкында тибрәтте. Концертның исеме генә дә ни тора – «Безнең яшьлек җырлары»! 80 нче, 90 нчы елларда безнең күңелләрне яулаган ул җырлар шулкадәр сагындырган икән бит! «ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыятенең – 15, «Күңел» радиосының 25 еллык юбилейлары уңаеннан оештырылган бу чара бүгенге катлаулы чорда күңелләрне яктырта, җаннарны җылыта, моңландыра, күзләрдән сөенеч яшьләре булып ага. Сәхнәдә – яраткан җырчылар. Зәйнәб Фәрхетдинова белән Зөфәр Билалов, Зөһрә Шәрифуллина, Асаф Вәлиев, Зөфәр Хәйретдинов, Рамил Миндияр, Гөлдания Хәйруллина Рөстәм Закиров, Рәсим Низамов, Асылъяр, «Айфара» төркеме...
Һәркайсы халык күңелен яулаган үз җырлары белән кабат 80 нче елларга – балачакка, яшьлеккә, матур, гамьсез, тыныч елларга, сагындырып искә төшә торган кадерле чакларга алып китә. Зөһрә Шәрифуллина җырлый: «Эзли-эзли яшьлегемне, артыгыздан йөгердем, / Кайда соң сез, унсигезем, унтугызым, егермем...»  «Су буенда учак яна, / Кем кабызган ул учакны? / Төшсәм әгәр су буена, / Табармын күк балачакны...»
Җырдан җырга, көйдән көйгә күчә-күчә, яшьлеккә кайткандай буласың. «Бергә йөргән тау битенә / Утырттык без зифа каен...», «Карлыгачлар оя ясый, / Шуны күрәсем килә...», «Күзләреңдә – минем күзләр, / Йөрәгеңдә кем икән?», «Мәхәббәт ул көздә сынала, /Көзләрдә дә язлар кабатлана, / Сөйгән ярым, соңлама, соңлама...», «Хыялларым чынга аша, / Зәңгәр кыңгыраулар чыңласа...»
«Безнең яшьлек җырлары»н алып баручылар, концерттан кергән акчаның хәрби бурычларын үтәүче егетләребезгә күчерелә, дигәч, тагын йөрәкләр телгәләнә... Экранда – егетләребезне хәвефле сынауга озату мизгелләре. Асаф Вәлиев җырлый. Һәм аның җыры бүгенге халәтебезгә, бүгенге вазгыятькә бик тә туры килә: 
Агыла тын гына,
Җыр булып моң гына,
Кемнәрдер каядыр китәләр.
Сагыштан янганнар,
Яшьләре тамганнар
Юлларда өзелеп көтәләр. 
Күңелдә йөргән яр,
Төшләргә кергән яр,
Кайсыгыз сагынмый, әйтегез?!
Яшьлекнең таңына,
Вәгъдәләр хакына
Тизрәк әйләнеп кайтыгыз!  
Әйе, исән-сау булып, тизрәк әйләнеп кайтыгыз! Дөньялар тыныч булсын! Җырларыбыз, моңнарыбыз гел яңгырап торсын! 
    
     

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар