Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Азат Фазлыев вәгъдәсен үти башлаган

Җырчы Азат Фазлыев балачак хыялын тормышка ашырып, әтисен диңгезгә ял итәргә алып киткән. Үсеп җитеп, артист булгач, әти-әнисен сәяхәттән-сәяхәткә генә йөртергә сүз биргән бәләкәй чакта Азат. Бу шатлыклы вакыйга белән җырчы үзенең инстаграмында бүлешә

Җырчы Азат Фазлыев балачак хыялын тормышка ашырып, әтисен диңгезгә ял итәргә алып киткән. Үсеп җитеп, артист булгач, әти-әнисен сәяхәттән-сәяхәткә генә йөртергә сүз биргән бәләкәй чакта Азат. Бу шатлыклы вакыйга белән җырчы үзенең инстаграмында бүлешә:
«Әти белән диңгездә без. Бик рәхәт!

Хәтерлим: беренче тапкыр зур сәхнәдә - район үзәгендә баянга җырлап кайткач, миңа 1000 сум акча түләгәннәр иде. Ул вакыт өчен ул акча бик зур иде. Кайткач, ул акчаны әти-әнигә бирдем һәм шунда: «Үскәч, артист булгач, яхшы эшләргә урнашкач, мин сезгә бассейнлы коттедж алып бирәчәкмен. Бик рәхәт яшиячәксез. Моредан морега гына йөриячәксез», - дип әйткән идем.
Тик, кызганыч, әни исән чагында мондый мөмкинлек булмады...

Әти белән тиз арада билетлар алып, диңгезгә киттек. Шатлыгым белән уртаклашам. Бер көн ял итми, көн дә эштә булган авыл кешесе өчен мондагы ял оҗмахка тиң. Әти сөенгәнен күреп, үзем тагын да ныграк сөенәм.

Ни өчен Сочига килдек? Олы кешегә ерак юл авыр булыр дидем. Әмма, бар да яхшы, самолетта да үзен әйбәт хис итте. Шуңа күрә, киләчәктә бәлки чит илгә дә барырга насыйп булыр. Алсуның әнисен дә ялга җибәрәсебез килә. Ул әле самолетка утырырга курка, эшне санаторийдан башларга булдык. Безнең максат - алар тормышларында күрмәгәннәрен күрсәтү, калган гомерләрен озынайту». 


Башлаган эше дәвамлы булсын дигән теләктә калабыз. Мондый хөрмәткә һәр ата-ана да лаек булсын!

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар