Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

АсылъЯр сәхнәгә кайта!

13 елга якын сузылган тәнәфестән соң, быел март аенда Казанда җырчының сольный концерты узачак.

Бу вакыт эчендә Асылъяр аспирантура тәмамлап, кандидатлык диссертациясе язарга, гаилә корып ике бала үстерергә, Казан дәүләт мәдәният институтында студентлар укытырга, дистәләгән яңа җырлар яздырырга һәм халкыбыз күңелендә сакланган фольклор музыкасын тупларга өлгергән. 

Ул дөньяга сибелеп яшәгән татар тамашасы күңеленә «Яланаяклы кыз» сериалындагы төп героиня һәм татар эстрадасы артистларыннан беренче булып «Евровидение» конкурсында катнашкан җырчы буларак кереп калды. «Яланаяклы кыз» татар кино сәнгатенең классикасына әйләнде. Ә фильмда яңгыраган җырлар тиз арада популярлашып китте. 

Хәзерге вакытта АсылъЯр – Зәйнетдинова Алсу Рөстәмовна – Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе артисты, педагогика фәннәре кандидаты, Казан мәдәният институты доценты. 
Март аенда булачак концертында аның үз балалары – 12 яшьлек Әмир һәм 8 яшьлек Нәүбәһар дә катнашачак. 
 

Теги: җырчылар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар