Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Артур Исламов белән Эльза Заяридан үзенчәлекле концерт

Татарстанның атказанган артисты Артур Исламов һәм Эльза Заяриның «Бер сулышта» концерт программасы белән районнарда чыгыш ясый. Март ахырында алар Казан тамашачысын сөендерәчәк. Узган ел шушы ук исемдәге үзенчәлекле грандиоз концертлары татар эстрадасына яңа сулыш өргән иде, әмма пандемия гастрольләргә чыгарга киртә ясады. Быел алар концертларын дәвам итә, әмма күпкә яңартылган, үзгәртелгән ул.


Татарстанның атказанган артисты Артур Исламов һәм Эльза Заяри «Бер сулышта» концерт программасы белән районнарда чыгыш ясый. Март ахырында алар  Казан тамашачысын сөендерәчәк. Узган ел  шушы ук исемдәге үзенчәлекле грандиоз  концертлары татар эстрадасына яңа сулыш өргән иде, әмма пандемия гастрольләргә чыгарга киртә ясады. Быел алар концертларын дәвам итә, әмма күпкә яңартылган, үзгәртелгән ул.  
Артур, Эльза,  узган ел аншлаг белән үткән концертка нинди яңалыклар керттегез?
Артур: Элекке  концертыбызда классикага күп игътибар бирсәк, быел күбрәк заманча җырларга өстенлек бирдек. Заманча, яшьләрчә ул. Драйв күп. 
Эльза:

– Әйе, программа күпкә үзгәртелде. Лирик форматта түгел концертыбыз, күңелле җырлар күбрәк.  Махсус җырлар язылды, яңа зал, яңа чакырылган кунаклар... Оркестр юк. Музыкантлар аз составта, әмма бер  ягы үзгәрешсез кала: концертта тере тавыш булачак. Тамашачыны мондый ләззәттән мәхрүм итәргә хакыбыз да, теләгебез дә юк. 


– Концертта  «кроссовер» дигән яңа стильне күрсәтәчәкбез, дигән идегез.  Ул стиль нидән гыйбарәт? Һәм аны тамашачылар ничек кабул итә?
Артур:
– 
Тамашачылар бик яратып кабул итте. Ул җыр башкару стильләре үзгәреше белән бәйле.  Ягъни бер концертта  җырлар бер стильдән икенчесенә күчә. Кемдер бит рок ярата. Ул безнең концертка «Татар, алга!», «Аспирин», «Җәһәннәм кызы»н тыңларга килә, кемнәрдер Эльзаның лирик җырларына мөкиббән, икенчеләре бездән ретро җырлар көтә. Һәр тамашачының күңелен күрергә булдык. Җырларыбыз төрле стильдә. Шуңа да тамашачының кызыксынуы көчле. 
Эльза: 
– Гади итеп кенә әйткәндә, һәр тамашачы күңеленә хуш килгән җырны тере тавышта тыңлау мөмкинлеге алачак. Әмма һәр җырда «изюминка» – халыкчанлык саклана. Һәрберсен милли хисләр, горурлык уята...  

 


– Артур, «Алканат» төркемендә башкарган җырлар кире сәхнәгә менмиме?
– Бу сорауны  бик күп бирәләр миңа. «Алканат» җырлары сәхнәгә менми. Мин  үзем генә «Алканат» түгел.  Аның өчен төркемне җыярга кирәк. «Алканат» җырлары татар рогының классигы булып калды.
– Тамашачылар  кайсы җырларыгызны аеруча үз итә?
Артур:
– 
Тәгаен генә әйтеп булмый. Италия композиторларының әсәрләрен җырлыйбыз, зал көчле алкышларга күмә, җиңел  җырларны башкара башласак, торып биергә тотыналар. Эльзаның сентименталь җырларын биска киредән җырлаталар....
– Барлык концертларыгыз да тере тавышка җырланамы? Гастрольләргә оркестр да  алып чыгу бик кыйммәт.  Мондый концертларны иганәчеләрсез оештырып та булмыйдыр...
Эльза:
– Әйе, оркестр белән гастрольләргә чыгу кыйммәт һәм аны оештырып бетерергә бик авыр. Ә концертларыбызны үзебез оештырабыз. Барысын да – ут, режиссура, программа, сценарий –  башыннан ахырына кадәр барысын да үзебез эшлибез, безгә беркем ярдәм итми, иганәчеләребез дә юк. Шуңа карамастан, музыкантлар белән тере  тавышка гына  эшлибез. Башкача булырга мөмкин дә түгел. 


– 24 мартта Казанда сольный концертыгыз узачак...
Эльза:
– 
Очрашуны зарыгып көтәбез. Тизрәк башкала тамашачылары алдына сәхнәгә чыгасы килә. Пандемия иҗатка бераз зыян салды. Музыкасыз, тамашачыларсыз яшәргә бик авыр. Концертларыбыз башлангач, канатлар үсеп чыккандай булды. Тизрәк яраткан тамашачыларыбыз белән очрашырга ашыктык. Аларга үз иҗатыбызны, музыкабызны, җаныбызны бүләк итәсебез килә. 


 – Сез икегез дә опера җырчылары. Опера җырчыларының эстрада концерты белән гастрольләргә чыгуы  ни өчен кирәк? 
Артур:
– Опера җырчылары булсак та, беренче чиратта,  без халык җырларында, аның моңнарында үскән җырчылар. Җырларга, иҗат итәргә  бик яратабыз һәм, мактанып әйтү түгел, ул безнең бик яхшы килеп чыга. Нигә әле аны халык белән уртаклашмаска?!
Эльза:
– 
Без бит профессиональ белем алган җырчылар, шуңа да тавыш мөмкинчелекләребез ачылган һәм тавыш диапазоны зур. Ул безгә төрле җандагы җырлар башкарырга мөмкинлек бирә. Зур залларда рәхәтләнеп микрофонсыз җырлый алабыз. Шул ук вакытта эстрада жанры да якын. Тамашачыга күпкырлы талантыбызны күрсәтәсебез килә. Гади җырлар иң яраткан жанр булып кала. Гади тамашачыга  җырлау, аларның рәхмәтле алкышларын  ишетү зур ләззәт бирә ул. Гастрольләрдә моны бигрәк нык тоябыз. Бөтен теләгебез: халкыбызны сыйфатлы, җанлы чын  җыр сәнгате белән таныштыру.


Артур, миңа биргән әңгәмәгездә яңа рок-проект әзерләгәнегезне әйткән идегез. Ялгышмасам, яңа төркем турында сүз барды...
– Әйе, минем күңелдә йөри ул план. Әкренләп эш  кузгала башлады, дисәк тә була. Җырлар язылды. Инде хәзер шушы төркемне оештыру өстендә эш башланырга тиеш. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар