Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Артист хатынына җиңелме?

«Ир  – бизнесменмы, механизатормы, төзүче, вахтада эшләүчеме, кем булуга карамастан, хатынының игътибарын таләп итә. Ә  ирең артист булса, тагын да авыррак. Аңа игътибар икеләтә кирәк», – дип яза үзенең социаль челтәрләрендә  җырчы, шоумен Данир Сабировның хатыны Миләүшә.


«Ир  – бизнесменмы, механизатормы, төзүче, вахтада эшләүчеме, кем булуга карамастан, хатынының игътибарын таләп итә. Ә  ирең артист булса, тагын да авыррак. Аңа игътибар икеләтә кирәк», – дип яза үзенең социаль челтәрләрендә  җырчы, шоумен Данир Сабировның хатыны Миләүшә.

Миләүшә артист хатынының көндәлек тормышын ачыктан-ачык язган. Ә сез алар гламур тормыш кына алып бара дип уйлаган  идегезме?


«Бездә шулай кабул ителгән: Данир өйдә булганда, мин дә өйдә булырга тиеш. Алайса теләсә нинди  уңайсыз минутта (эпиляциядә ятасың,  тырнаклардагы гель-лакны киптерәсең, йә керфек ясаткан вакыт була)  телефон шалтыраячак.   Шул секундта аңа  кызыл каешы (әйе, нәкъ менә кызыл каеш!)  йә футболкасы кайда  ятканлыгын әйтеп бирергә кирәк. Ванга кебек белергә һәм әйтеп бирергә. Белмисең икән – син гаепле.
Йә процедура вакытында йоклап китеп кенә барасың, телефон шалтырый: «Матурым, мин  101 нче парковкада, ике сәгатькә түлә әле», йә «Шунда басып торам, миңа такси чакыр әле».

  
Кешеләрнең телефоннарында  «Алиса» йә  «Сири» бар, минем иремнекендә  аларны «МИЛӘҮШӘ» алыштыра. Ул гына бөтен сорауларына җавап бирә ала. 


Иҗат кешеләре башка дөньяда яши бит ул. Алар һәрвакыт үз эшләре, концерт номерлары, яңа концерт программасы, җыр яздыру турында гына уйлап     йөри, – дип яза социаль челтәрләрендә Миләүшә.
Данир элек азык-төлек тә  сатып алырга йөрмәгән. Хәзер моның өчен ул җаваплы икән, әмма монда да җаен тапкан.


«Базарда сатучыларның телефон номерларын алган.  Азык-төлек кирәк дип әйтсәм, ул миннән исемлек сорый. Шушы исемлекне сатучыларга җибәрә. Алар нәрсә кирәк, шуны җыеп куя. Данир тартманы кереп кенә ала. Менә бу начар булган дип дәгъва дә белдерә алмыйм. «Менә сатучының номеры, шалтырат», – ди генә ул. Юк, юк, мин зарланырга теләмим. Мин аны бар кимчелекләре  белән яраттым», – ди чын иҗат кешесенең хатыны Миләүшә   һәм мәхәббәтен аңлата: «Яратам, әтисе».


Мәхәббәт шушыдыр инде ул!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Керфек, тырнак ясаган да шалтыратуына ышанмыйм. Данир ижат кешесе. Матурлык ясау вакытын да мишать итэргэ ярамаганны белергэ тиеш. Минем ирем простой рабочий и то мин керфек ясаган да и тырнак ясаган да 2 сэгать пожар булса да, затоп булса да шалтыратмый. Тфю, тфю, Алла сакланасын

    Хәзер укыйлар