Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Алсу Фазлыева үзенең бәби көтүен Азатка бик үзенчәлекле итеп җиткергән

Билгеле булганча, җырчы гаилә Алсу һәм Азат Фазлыевларның гаиләләре ишәергә  тора. Алсу өченче бәбиен көтә. Ул әлеге куанычлы яңалыкны иренә ничек итеп хәбәр итүен сөйләде. 


Билгеле булганча, җырчы гаилә Алсу һәм Азат Фазлыевларның гаиләләре ишәергә  тора. Алсу өченче бәбиен көтә. Ул әлеге куанычлы яңалыкны иренә ничек итеп хәбәр итүен сөйләде. 
Мин бу күңелле яңалыкны Азатка әйтмичә, сюрприз әзерләргә йөрим. Болай да уйлыйм, тегеләй дә... Шаккатырасы килә бит!
Ә үзем авырлы икәнемне шундук сиздем – организмда үзгәрешләр озак көттереп тормады. Азатка әйтми табибка бардым, ул УЗИ ясады һәм дарулар язып бирде. Өйгә кайттым, Азатның эштән кайтканын көтәм. "Кайтышлый даруханәгә кереп, шушы даруны ал әле", – дип йомыш йөкләдем аңа. Азат даруханәгә керә, һәм анда... акылын югалта яза, – дип яза Алсу Инстаграм сәхифәсенә.
Дәвамын исә Азат үзе “сөйләп” бирә. 
– Беркөнне эштән кайтканда Алсу шалтырата: "Матурым, даруханәгә кереп бер дару гына ал әле", – ди. Ярар, кердем. Даруханәдәге апага нинди дару кирәк икәнен әйттем. Ул миннән: "На какой неделе беременности?" – дип сорый. "В смысле?" – мин әйтәм... Шок хәлендә калдым! Даруның бөтен булган вариантын алдым да, өйгә кайттым. Балалар янында сорамыйм дип, Алсуны аш-су бүлмәсенә алып кердем. "Бу даруны бит авырлылар гына эчә!" – дип әйттем. "Мин бит авырлы!" – ди Алсу шулчак. Ә аннан соң нәрсә булганны мин инде хәтерләмим...
Мин бәхетле!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар