Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Алсу Фазлыева: “Әтием гомер буе эшләп, бер дә диңгез күрмичә үлеп китте”

Бу көннәрдә Алсу һәм Азат Фазлыевлар Малдив утрауларында ял итә. Инстаграмдагы язылучылар калдырган комментарийлардан аңлашылганча, гаилә өчен сөенүчеләр дә, бәхетләрен күпсенүчеләр дә бар.

Бу көннәрдә Алсу һәм Азат Фазлыевлар Мальдив утрауларында ял итә. Инстаграмдагы язылучылар калдырган комментарийлардан аңлашылганча, гаилә өчен сөенүчеләр дә, бәхетләрен күпсенүчеләр дә бар. Күрәсең, шуңа күрәдер Алсу мөмкинлекләр, бәхет, стереотиплар турындагы уйлары белән бүлешкән. 

– Мин уйга баттым менә, – дип язган ул. – Безнең халыкта башка сыймый торган стереотиплар бар. Шуларның берсе – кеше хәерчелектә яшәргә тиеш, – дигән. – Әгәр син гади крестьян гаиләсендә авылда үскәнсең икән, димәк, синең югары күтәрелергә хакың юк, син тагы да мескенрәк булып кына яши аласың. Ни өчен шулай икән?
Сорыйсы килә: сезнең арагызда берәрегезнең генә булса да начар шартлы йортта, тишек кием киеп, юк-бар ашап гомер уздырасыгыз киләме? Ышанам, андыйлар юк! Һәркайсыбыз эчендә матурлыкка, рәхәтлеккә әйдәүче стимул булырга тиеш. Шул стимул безгә эшләргә көч бирә, ә эш үз җимешен китерә.
Әйе, без сабый чакта күп әйбер юк иде. Авыл җирендә йөрергә түгәрәкләр дә булмады. Каникул саен диңгезгә дә йөрми идек. Әмма бүген башка мөмкинлекләр. Һәм мин балаларыма бәхетле балачак телим! Бу минутлар алар хәтерендә мәңгегә уелып калсын!
Банкта миллион сумлык счетларыбыз юк. Шөкер итеп, алган акчабызның бәрәкәтен күреп яшибез. Хәзер булмаса, кайчан? Мәрхүм әтием, әнә, гомер буе эшләп, үз тормышында бер дә диңгез күрмичә үлеп китте... Әнинең сәламәтлеге белән бар да әйбәт булсын, хыялым – аны чит илгә алып бару.
Дуслар! Тормышның ямен табып, рәхәт итеп яшик әле. Барыбыз да!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Мин сезне поддерживаю авылдан китеп яшеп китуе авыр авыл балаларына бугенге коннен кадерен белеп яшерге кирекбахетле булыгыз бехетегезнен кадерен белегез

    • аватар Без имени

      0

      0

      Бик дэрес эшлисез яшь чакта рэхэтлэнеп яшэгез Алсу амам!!!

      Хәзер укыйлар