Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Алсу Фазлыева оятка калган

Алсу һәм Азат Фазлыевлар күптән түгел генә өченче тапкыр әти-әни булдылар – кыз бәби алып кайттылар. Беренче ике балалары – малайлар. Алсу гел малайлар компаниясендә яшәп, малайлар турында гына сөйләргә гадәтләнгән икән.

Алсу һәм Азат Фазлыевлар күптән түгел генә өченче тапкыр әти-әни булдылар – кыз бәби алып кайттылар. Беренче ике балалары – малайлар. Алсу гел малайлар компаниясендә яшәп, малайлар турында гына сөйләргә гадәтләнгән икән. Менә шул гадәте аркасында беркөнне оятка калган. Бу хакта җырчы үзенең инстаграм аккаунтында яза. 

«Оятка калдым бит!!!
Медосмотр узарга поликлиникага бардык та, балам турындагы сорауларга «покушал», «поспал» дип сөйләп утырам. Мин аны әле дә малай дип уйлыйм бит! Ә табиблар нинди надан ана, урысча да дөрес итеп сөйләшми, дип уйлаганнардыр.
Моңарчы мин гел ир-атлар белән генә яшәдем. Ирем, ике улым... энекәшем дә бездә яшәде. Хатын-кызлардан өйдә мин генә идем. Шуңа әле дә Зифаны «улым» дип йөртәм.
Аллага шөкер, улларым сеңелләре өчен үлә язып торалар. «Рәхмәт, әни, Зифа өчен», – дип көн саен кабатлыйлар.
Ходайга рәхмәт! Зифага 40 көн тулды. Иртәгә бәби ашын уздырырга иде, Алла боерса!» 

Фото җырчының инстаграм аккаунтыннан.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар