Логотип
Яңалыклар

ЗАҺИТОВА БЕЛӘН МЕДВЕДЕВА ТАГЫН ЯРЫША! БУ ЮЛЫ КАПИТАННАР БУЛЫП...

Россиядә уникаль турнир уйлап таптылар!

Россиядә уникаль турнир уйлап таптылар! Ул «Кубок Первого канала» дип атала һәм Россиянең иң яхшы фигуристлары катнашында уза. Спортчылар ике командага бүленеп чыгыш ясый. Команда капитаннары – Алинә Заһитова һәм Евгения Медведева. Аңлашылганча, 5–7 февраль көннәрендә Мәскәүдәге «Мегаспорт»та – илнең иң зур фигуралы шуу аренасында бик тә кайнар булачак. 

Хәер, «Вечерний Ургант» тапшыруына килгән капитаннар Заһитова һәм Медведева бу хакта сиздерде инде. Үзара көндәш булулары ( хәтта киемнәре дә контраст иде: Женя – карадан, Алинә кызылдан киенгән) дустанә сөйләшүгә комачауламады. Миллионлаган тамашачы, зәңгәр экраннарга төбәлеп, аларны энә күзеннән үткәреп утырды. «Алинәдә киеренкелек бар», «Женя үзен иркен тота» дигән бәяләмәләр ишетелгәләде. Әмма кызлар үзара дустанә мөнәсәбәттә иде. (Тамашачылар да шуны күрергә теләгәндер!) «Коронавирус пандемиясе аркасында фигуралы шууның күп турнирлары үткәрелмәде, һәм менә шушы уникаль проект барлыкка килде», – диде Женя Медведева. Иван Ургант кызларга бер-берләренең көчле якларын әйтергә кушты. «Женяның һәрвакыт ахыргача көрәшә белүе ошый миңа!» – диде Алинә Заһитова. «Алинә алны-ялны белмичә бик күп эшли, бик күп. Шуа, сикерә... Барып чыкмаса, кабатлый-кабатлый, каршылыкларны җиңә белә. Спортчыларның җәрәхәтләре еш була. Безнең дә авыртмаган җир юк. Ә Алинә аларны гел җиңә. Олимпиада алдыннан үзебез дә күрдек моны. Алинә Олимпиадага бик тырышып әзерләнде һәм җиңүче булды», – дип мактады көндәшен Медведева. Олимпия һәм дөнья чемпионы Заһитова белән Олимпиянең көмеш медаль иясе, дөнья һәм Европа чемпионы Медведеваның төрле сезонда икесе дә бер үк күлмәктән чыгыш ясау тарихы да кызыклы. Башта – Женя шул кызыл күлмәктән иде, аннары Алинә өстендә күрдек аны. «Фигуралы шууда андый практика кулланыла. Күлмәк алдагы елда иптәшләреңә күчә», – дип аңлатты Женя. Алинә дә көлеп искә төшерде: «Минем программа «Дон Кихот» иде. Этери Георгиевна: «О, Женяның синең программага туры килә торган күлмәге бар бит!» – диде!..»

Очрашу ахырында чемпион кызлар ми-ми-ми буенча Беренче канал кубогына ярыштылар. Женя белән Алинә студиянең икесе ике башында. Ургант уртага этләр чыгарды. Бурыч – җәнлекләрне үзеңә җәлеп итү иде. Башта лабрадор Медведеваны сайлады, хаски көчеге Заһитовага йөгерде. Штучка кушаматлы эт куркып кире чапты. Бер лабрадор тагын Заһитованы сайлады... 3:1 исәбе белән, Алинә җиңеп чыкты.

...Беренче канал турнирында егетләрдән Макар Игнатов, Дмитрий Алиев, Михаил Коляда, андрей Мозалов катнаша, кызлар командасында Александра Трусова, Елизавета Туктамышева, Анна Щербакова, Камилә Вәлиева. 5 нче февральдә сикерү турнирында кызлар командасы егетләрнеке белән көч сынашты һәм җиңеп чыкты. Кызлар 1 миллион сум приз отты! Ярышлар кыза бара...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар