Логотип
Яңалыклар

«Якташлар батальоны». Контракт буенча хезмәткә кемнәрне җыялар? 

Өч ай дәвамында әзерлек узганнан соң хәрбиләрне төрле хәрби бурычлар узарга юнәлтәчәкләр. Шул исәптән, Украинадагы махсус оперциягә дә барулары мөмкин. 


Татарстан Республикасында контракт буенча хәрби хезмәт өчен формалашучы батальоннарны нәкъ менә якташларныкы дияргә була. Бу резерв гаскәрләр башкалардан аерылып торачак дип хәбәр итте контракт буенча хәрби хезмәткә алу пункты җитәкчесе майор Евгений Токмаков. Аларның хәтта аерым исемнәре дә булачак. Анысы әлегә сер булып калды. Ике варианттан берсен сайлап алачаклар икән. Өч ай дәвамында әзерлек узганнан соң хәрбиләрне төрле хәрби бурычлар узарга юнәлтәчәкләр. Шул исәптән, Украинадагы махсус оперциягә дә барулары мөмкин. 
«Бер төбәктә формалашкан бу батальоннарның көче дә шунда – аларда бер-берсе өчен җаваплылык хисе югары. Менә Сарман районының бер авылыннан ике дус егет килделәр. Алай хезмәт итүе дә җиңелрәк бит. Һәрвакыт ышанычлы таянычың, якын кешең бар дигән сүз. Ә бу якташлардан торган тулы бер батальон булачак», – диде Казанның кабул итү пункты капитаны Рөстәм Сафиуллин. 
Әлеге батальоннарга 18 яшьтән алып 50 яшькә кадәрле ирләрне кабул итәләр. Контрактны дүрт һәм аннан да артыграк вакытка төзергә була. 
Россия Федерациясе Оборона министрлыгы тарафыннан бирелә торган акчалата ярдәмнән тыш Татарстан бюджетыннан да 200 мең күләмендә акча түләү каралган. Кыска вакытлы контракт төзегән вакыт дәвамында гражданнарның эш урыннары да сакланып калачак. Гаиләсенә хәрби хезмәткәрләр гаиләләренә каралган льготалар да булачак. 
«Бүгенге көндә якташлардан формалашучы батальонга күбесенчә 30 яшьтән арткан, гаиләле ирләр килергә теләк белдерә. Шунысы сокландыра, акча турында сораучылар сирәк. Безнең егетләр өчен ватан алдындагы бурыч, илеңә көчеңнән килгәнчә ярдәм итү теләге беренче урында», – ди офицерлар.
Әлеге батальоннарга эләгү өчен урындагы военкоматларга яисә Казанда Аэропортская урамы, 1 йорт адресы буенча урнашкан контракт буенча хәрби хезмәткә алу пунктына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Телефоны: 8 (843) 214 52 65

фото: nikitabuida - ru.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар