Логотип
Яңалыклар

Хәрби хәрәкәт ветераннарына республика ярдәме

Татарстанда МХОдә катнашучылар һәм ветераннар өчен «Батырлар. Герои Татарстана» кадрлар программасы гамәлгә ашырыла башлады. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта хәбәр иттеләр.

Быел Татарстанда Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде. Бу уңайдан төрле чаралар – патриотик акцияләр, хәрби дан көннәре оештырыла. Һәм, әлбәттә, Җиңүнең 80 еллыгын үткәрүгә әзерлек бара. Хәрби хәрәкәтләрдә булган барлык ветераннар игътибар үзәгендә булачак. Аеруча махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм ветераннар. Аларга һәм гаиләләренә социаль ярдәм күптөрле. Инвалидлар өчен республикада 6 тернәкләндерү үзәкләре ачылган. Эшкә урнаштыру буенча да ярдәм каралган. Дөрес, махсус операциядән кайткан 1731 ветеранның 90 проценты элек эшләгән урыннарына урнашкан. Сәламәтлеге какшау сәбәпле башка эшкә күчәргә теләүчеләрне укыталар да. Шулай ук үз эшләрен ачучылар да бар. Узган ел 78 кеше – ветераннар йә аларның гаилә әгъзалары шәхси эшмәкәр булып теркәлгән. Социаль яклау министры Эльмира Зарипова әйтүенчә, аларга 140 мең сум бирелә. Ирләр авыл хуҗалыгы, автомобиль төзәтү, хатын-кызлар кондитер эшләнмәләре, тегү буенча үз эшләрен ачканнар. 


МХО ветераннарына белем алырга ташламалар бар. Шул рәвешле 101 егет югары белем алырга вузга укырга кергән. Ике аягы киселгән йә коляскада йөргән ветераннарга машина бирү дә каралган. Берне биргәннәр инде, өчесен ияләренә тапшырырга әзерлиләр. Шулай ук югары технологияле протезлар белән дә ярдәм итәләр. Моның өчен «Ватанны саклаучылар» фондының җирлектәге филиалларына мөрәҗәгать итәргә кирәк.


Татарстанда МХОда катнашучылар һәм ветераннар өчен «Батырлар. Герои Татарстана» кадрлар программасы гамәлгә ашырыла башлады. Бер атна эчендә 641 гариза кергән инде. Гаризаны 31 мартка кадәр бирергә була. Бу программада катнашу өчен ветераннарның югары йә урта һөнәри белеме булырга теш. Шулай ук җинаять җаваплылыгына тартылмавы шарт. Гариза бирүчеләр бәйгенең беренче этабында муниципаль һәм дәүләт хезмәтенә нинди файдалары булачагы турында эссе яза. Теркәлеп, онлайн тест узгач, аларны сөйләшүгә чакырачаклар. Бәйге нәтиҗәсе 16 июньдә билгеле булачак. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар