19 апрельдә Казанда Халыкара «Бала-Сити» мәктәбендә алтынчы тапкыр республикакүләм «Туган тел фестивале — 2025» узды. Әлеге чарада татар телендә белем бирүче 100дән артык мәктәпкәчә белем бирү педагогы катнашты.
Фестиваль укытучылар, тәрбиячеләр арасында тәҗрибә уртаклашу, белем бирү өлкәсендәге проблемаларны ачыклау һәм яңа идеяләр тудыру мәйданчыгына әйләнде. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова билгеләп үткәнчә, мондый фестивальләр татар телен саклау һәм үстерүдә мөһим роль уйный: «Бу фестиваль татар телендә белем бирүче тәрбиячеләребез өчен зур бәйрәмгә әверелде. Бирегә килгән, фикер алышкан, татар телен камил белүче һәм балаларга өйрәтүче тәрбиячеләребезгә рәхмәтләремне җиткерәм», – диде ул. Дөрестән дә, фестиваль үзенең иҗади булуы, ирекле аралашу мохите белән дә аерылып тора.
Фестиваль кысаларында Татарстан Республикасының төрле районнарыннан килгән педагоглар үз тәҗрибәләре белән уртаклашты, татар телен укытуда кулланыла торган заманча һәм нәтиҗәле методикалар белән танышты. «Мастер-класс белән чыгыш ясаучылар – туган телне укыту өлкәсендә зур эш тәҗрибәсе булган педагоглар, балаларны да мавыктыра, туган теленә һәм мәдәниятенә мәхәббәт бирә белә торган белгечләр. Фестиваль киләчәктә дә киң колач алып, тәҗрибә уртаклашу, белемнәрне арттыру өчен зур платформа булсын иде», – диде чараны оештыручыларның берсе – «Бала-Сити» балалар бакчасы татар теле укытучысы Алинә Хәлиуллина.
Катнашучылар арасында алтынчы тапкыр катнашучылар да, быел беренче тапкыр килүчеләр дә бар. Һәркайсы яңалык эзләп, балаларга татар телен үстерүдә куллану өчен кызыклы алымнар өйрәнергә килгән. «Бала-Сити балалар бакчалары татар телен балаларга гадиләштереп өйрәтүдә үрнәк булып тора. Аның базасында узган бу фестивальдә алган тәҗрибә, яңа белемнәр эшчәнлегебезгә яңа сулыш өрә. Менә бүгенге бер чыгыштагы үрнәкләрне логопед-тәрбиячебезгә өйрәтеп, үз эшчәнлеккә дә кертеп җибәрәчәкбез», – дип фикерләре белән уртаклашты Казан шәһәре Киров районы 321 нче номерлы балалар бакчасы мөдире Гөлфинә Гыйниятова.
Чара «Бала-Сити» тарафыннан, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән оештырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк