Логотип
Яңалыклар

Туган телләрне саклау өчен республикада зур эшләр башкарыла

Казан шәһәренең Александр Сергеевич Пушкин исемен йөрткән 93 нче гимназиясендә урнашкан 408 нче сайлау участогында Татарстан Республикасының Мордва милли-мәдәни автономиясе председателе, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасы, Татарстан халыклары ассамблеясе председателе урынбасары Сабитова Наталья Михайловна гражданлык бурычын үтәп, сайлауда үз тавышын бирде.


Наталья Михайловна Мордва милли-мәдәни автономиясен 2017 елдан җитәкли. Үзе исә әлеге оешмада 2015 елдан әгъза булып тора. 
– Татарстан халыклары ассамблеясе башка регионнар өчен дә үрнәк, – ди ул. – Бездә якынча 300 вәкиллек эшләп килә. Казанда 40 җирле бүлекчә бар. Күптән түгел генә күпмилләтле зур гаиләбезгә тывалар, итальяннар да кушылды. Туган телләрне, милли мәдәниятләрне саклау өчен республикада зур эшләр башкарыла. 
Татарстанның мордвалар күпләп яшәгән районнарында автономиябезнең җирле бүлекчәләре эшләп килә. Республикада өч мәктәптә мордва теле укытыла. Казанда якшәмбе мәктәбебез эшли. Биредә тел генә түгел, милли традицияләр, халыкның гамәли сәнгате дә өйрәнелә. Март аенда мордва халкының мәгърифәтчесе Авксентий  Юртовның туган көненә багышланган зур чара узды. Тәтеш районында ел да  Валда Шинясь бәйрәмен билгеләп үтәбез. Ул җәй көне, 21 июньдә үткәрелә. Лениногорск районының Мордва Кармалысы авылында эрзяларның Балтай бәйрәме уза. Иң борынгы бәйрәмнәребезнең берсе ул, бу авылда инде 100 елдан артыграк бәйрәм ителә. Бу көнне егетләрне өрәңге ботаклары белән аю итеп киендерәләр. Аннары чишмәгә төшеп, догалар кылына. Бу көнне өрәңге ботагы белән суксаң, кешеләргә агачларның энергиясе күчә дип санала. 
Мордва халкы үзе ике зур төркемгә – мокшы һәм эрзяларга бүленә. Шулай ук республикабызның Югары Ослан районында мордваларның кечкенә бер төркеме – каратайлар яши. Аларның телләре татар теле белән бик охшаш. 
Гомумән, мордва телендә татар сүзләре бик күп. Наталья Михайловна әйтүенчә, алар хәтта уртак сүзләрдән торган сүзлек тә төзергә ният иткән булганнар. 
– Мин үзем Чуашстан Республикасында үстем. Мәктәптә чуаш әдәбияты белән беррәттән, анам теле булган эрзя телен дә өйрәндем. Ирем – татар егете. Икебез дә бер-беребезнең туган телен хөрмәт итәбез, яратабыз, өйрәнәбез. Балаларыбыз да эрзя телен дә, татар телен дә белә. Татарстанда яшәгән һәр милләткә үз телен, үз мәдәниятен өйрәнү өчен мөмкинлек  бар, – ди Наталья ханым. 

  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар