Апрель ахырында театрда Илгиз Зәйниевнең «Борһан йорты» спектаклен тапшыралар. Аны яңа баш режиссер Лилия Әхмәтова куя.
Берничә ел элек «Борһан йорты»н Лилия Әхмәтова Буа дәүләт драма театрында куйган. Әмма җитәкчелек белән уртак фикергә килә алмаганлыктан, ул афишадан төшеп кала. Түбән Кама театрына билгеләнгәннән соң режиссер пьесаны кабат киштәдән ала. «Бу труппа артистлары белән эшләү башка, әзерлек дәрәҗәсе дә башка, мин канәгать. Спектакль финалы элеккечә үк кала, монда актерларның рольләрен ничек уйнаулары мөһим», – диде режиссер.
«Борһан йорты» – Илгиз Зәйниевнең иң көчле әсәрләренең берсе. Бер гаилә тарихы аркылы татар фаҗигасен күрсәтә ул. Аны Азәрбәйҗанда, Башкортстанның Туймазы театрында да куйдылар», – диде премьера уңаеннан узган матбугат очрашуында театр тәнкыйтьчесе Нияз Игъламов.
«Бу спектакльгә шәхсән үзем шикләнеп алынган идем, чөнки ул тормыш баткаклыгы турында. «Матурлык алырга килгән идем, чирләп кайтып киттем», – дип әйтер тамашачы дип уйладым. Тәрбияви роль уйный торган, бик тетрәндергеч әсәр. Мәхәббәттә яшәргә кирәклеген аңлата ул», – диде актер Юра Павлов.
Сезон беткәнче труппа тагын бер премьера чыгарырга исәпли. Алар бүген театрлар арасында сорау зур булган режиссер Айдар Җәббаровны чакырганнар. Таһир Таһировның «Галия» әсәре сәхнәләштереләчәк. Сугыш темасына мәхәббәт призмасы аша карау булачак ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк