Логотип
Яңалыклар

Төрле милләтләрнең күп булуы – илебезнең иң зур байлыгы

Казан шәһәренең Совет районы Нагорный бистәсендә урнашкан 371 нче сайлау участогында мариларның Казандагы милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Людмила Ивановна МУСИХИНА РФ Президенты сайлауларында үз тавышын бирде.


– Соңгы халык саны алу мәгълүматлары буенча Татарстан Республикасында 15 меңнән артык мари яши. Шуның 4 меңгә якыны Казанда гомер итә. Чаллыда, Әгерҗе, Актаныш, Алабуга, Менделеевски, Мамадыш, Арча, Кукмара, Яшел Үзән районнарында милләттәшләребез элек-электән гомер кичерә. Һәр районда үз оешмабыз бар – берләшеп яшибез. 17 кешедән торган Советыбыз эшли. Еш кына җыелабыз, төрле чаралар үткәрәбез. Өч елга бер мәртәбә съездыбыз уза. Нинди генә проектка тотынсак та, ул яшьләребезне туплауга, берләштерүгә юнәлтелгән. Аларның милли тормышта актив катнашуларын күрәсе килә – безнең эшне дәвам итү алар кулында бит. 

РФ Президенты сайлауларында республикада яшәүче мариларның барысы да теләп катнаша. Без, өлкән буын вәкилләре, аңлыйбыз – республикада, илдә тынычлык һәм татулык булдыруның нигезендә төрле милләтләрнең үзара  аңлашып яшәве ята. 1992 елда Татарстанда  республиканың беренче Президенты Минтимер Шәймиев  ярдәме белән Татарстан халыклары ассамблеясе  да нәкъ менә шуның өчен оешты. 

Күптән түгел Халыклар дуслыгы йортында Туган тел көне узды. Сәхнәгә бик күп милләт вәкилләре күтәрелде: һәркем үз милли киемендә, һәркем үз туган телендә сөйли. Күңел сөенә – Россиянең иң зур байлыгы шушы бит! Аны сакларга, үстерергә кирәк. Без бүген шуның өчен дә тавыш бирәбез. Илебез шактый авыр чор кичерә хәзер. Әмма Россия ул юлны лаеклы узар дип өметләнәм. Һәр кеше моның өчен үзеннән күпмедер өлеш кертсә, бар да әйбәт булыр дип уйлыйм. Тынычлыкта яшәүгә берни дә җитми! – диде ул сайлап чыккач.


Россия Федерациясе Президентын сигезенче тапкыр сайлаулар 17 мартка кадәр узачак. Анда дүрт кандидат катнаша: Владислав Даванков («Яңа кешеләр» партиясеннән), Леонид Слуцкий (ЛДПР партиясеннән), Николай Харитонов (КПРФ партиясеннән) һәм дәүләтнең хәзерге башлыгы Владимир
Путин (үз-үзен тәкъдим итүче буларак).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар