Логотип
Яңалыклар

Тирән кайгы

Сәхнәбезнең якты йолдызларыннан берсе Юкачева Раушания вафат

Татарстан Республикасының театр сәнгате тирән кайгы кичерә.

Бүген Татарстанның халык артисткасы, милли сәхнәбезнең якты йолдызларыннан берсе Юкачева Раушания Хөснетдин кызы вафат булды.
Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры коллективы якыннарының, туганнарының тирән кайгысын уртаклаша. Ходай сезгә тирән хәсрәтегезне күтәрә алырдай көч, сабырлык бирсен! Җаны тыныч, урыны җәннәттә булсын. 

Актриса белән хушлашу дүшәмбе көнне Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры фойесында сәгать 10.00 узачак.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар