Логотип
Яңалыклар

Тинчурин театры алты премьера әзерли

Тинчурин театры быелгы сезоны, гадәттәгечә, драматург, режиссер Кәрим Тинчурин туган көнендә ачыла. Бу уңайдан театр җитәкчелеге планнары белән уртаклашты.


 Сентябрь башында театр актеры, театр училищесында укыткан Зөлфәт Закиров Фәтхи Бурнашның «Таһир-Зөһрә» спектаклен чыгара. Материаль байлык артыннан куып, чын мәхәббәтнең нинди булганын онытабыз. Спектакль әнә шул хакта уйландырачак. Аны Пушкин картасы белән карау өчен район мәктәпләрендә дә йөртәчәкләр.


 Илгиз Зәйниев «Туган-тумача» спектаклен әзерли. «Халыкчан булачак», – диләр тинчуринлылар. Татар тормышының сәхнәләрен күрсәткән спектакльдә һәркем үзенең туган-тумачасын күрә алачак.


Театрның баш режиссеры Туфан Имаметдинов Тинчурин турында «Хыялга бер адым» пьесасын сәхнәләштерә. Кәрим Тинчуринның Ташкентка барганда труппа белән мөнәсәбәтләренә багышланган бу сәхнә әсәрен Рөстәм Галиуллин язган. 


Тинчурин театры шагыйрь Роберт Миңнуллин тормышына багышланган спектакль кую турында сөйләшүләр алып бара. 


Шулай ук режиссерлар Сәрдәр Таһировский белән Тимур Кулов та Тинчурин театрында спектакьләр чыгара.


Театр ноябрь аенда узачак музыкаль фестивальгә әзерләнә. Иҗади шәхесләргә багышланган концертлар куярга планлаштырылган.


 Баш режиссер Туфан Имаметдинов әйтүенчә, беренче татар операсы «Сания»нең 100 еллыгы уңаеннан аны архивтан алып сәхнәгә алып менмәкче булалар. Заманында опера 1925 елның 25 июнендә театр сәхнәсендә күрсәтелгән. 
 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар