Логотип
Яңалыклар

Татарстанда торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү тарифлары үзгәрде

Беренче июльдән республикада ел башыннан көтелгән вакыйга – торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләренә бәяләр артты.


 

Тарифлар уртача 10,8 процентка артты. «Оешмалар бәяләрне 37,1 процентка күтәрүне сорап язганнар иде, әмма без сөйләшүләр алып барып, аны өч тапкыр киметә алдык», – дип белдерде бүген Хөкүмәт йортында узган чираттагы брифингта Татарстанның Тарифлар буенча дәүләт комиссиясе рәисе Александр Груничев. Дөрес, тарифлар кайбер районнарда артыграк та булырга мөмкин. Ул 4,9 проценттан артмый. Моны комитет рәисе урыннарда инфраструктураның яңа объектларын сафка бастыру белән аңлатты. Яңа тарифларга исә торак-коммуналь хуҗалыгы тармагындагы оешмаларда эшләүчеләрнең хезмәт хакларын арттыру да сәбәпче. Шулай ук хезмәтләргә бәяләр арттыруны федераль үзәк тә таләп итә. Соңгы тапкыр тарифларны ел ярым элек үзгәрттеләр. 


Эш, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Наталья Бутаева сүзләренчә, коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр буенча республикада яшәүче һәр бишенче кеше ташламага ия. РФ Торак кодексының 159 маддәсе нигезендә торак-коммуналь хуҗалык түләүләренә гаилә кеременең 21 проценты тотыла икән, хөкүмәт субсидия билгели. Быел Татарстанда 60 меңгә якын кеше шундый ташламалар ала. Әмма социаль ярдәм коммуналь түләүләр буенча әҗәт җыелган очракта бирелми. 


Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Алексей Фролов әйтүенчә, Татарстан халкының 98,6 проценты ай саен «квартплатасын» түләп бара. Министр урынбасары сүзләренчә, әҗәтләре җыелганнар арасында нигездә берничә фатиры булган бай кешеләр.
 

фото: Татарстан Хөкүмәтенең рәсми сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар