Логотип
Яңалыклар

Татарстанда бер меңгә якын әти бала карау ялын рәсмиләштергән

Бала карау буенча ялны әниләр генә түгел, әтиләр дә рәсмиләштерә ала. Республикада бер меңгә якын ир-ат сабыен карау өчен ял алган. Моның өчен эш бирүчегә декрет ялы бирү һәм түләү билгеләү турында гариза тапшыру да җитә.

«Ял балага 3 яшь тулганчы бирелә. Әмма айлык пособие балага яшь ярым булганчы гына түләнә. Аның  күләме уртача хезмәт хакының 40 процентын тәшкил итә, ләкин 33,2 мең сумнан артмый»,  – дип хәбәр итә Татарстан Социаль фондының матбугат хезмәте.

Шунысын да әйтергә кирәк: бала карау ялы иминият стажына кертеп исәпләнә. Бала карау буенча ялны баланың әнисе яки әтисе генә түгел, бабасы, әбисе һәм теләсә кайсы туганы яки опекуны да рәсмиләштерә ала.

Гаиләдә бер ел эчендә ике бала, игезәкләр яисә берьюлы өч бала туган очракта бала карау буенча ялга әти-әниләрнең икесе дә китәргә мөмкин.
 
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар