Логотип
Яңалыклар

Татарстанда бер ана баласын буып үтергән

Яшел Үзән районының Васильево бистәсендә 4 март көнне кичен шәхси йотрларның берсендә буып үтерелгән бала гәүдәсен табалар.


Яшел Үзән районының  Васильево бистәсендә 4 март көнне кичен шәхси йотрларның берсендә буып үтерелгән бала гәүдәсен табалар. 


Татарстан буенча  Тикшерү комитеты хәбәр иткәнчә, шул ук өйнең ишегалдында үз-үзен үтергән  38 яшьлек хатын мәете дә табыла. Тикшерүчеләрнең беренче мәгълүматларына караганда,  ана баласын буып үтергән дә, үзе дә якты дөньядан китәргә карар кылган. «Яшүсмерне үтерү» буенча җинаять эше кузгатылган.  Татарстан прокуроры ярдәмчесе Руслан Галиев белдерүенчә, тикшерү эшләре  ведомствоның  аерым контроленә алынган. 


Бала мәетен йорт хуҗасы кичен табып ала.  Аңа кызы эчтән  бикләнгән капка аша керә алмаганын әйтеп шалтырата.  

Гаилә бернинди дә профилактик  исәптә тормаган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар